Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

70 яшьтән өлкәнрәкләргә кул сузган өчен җәза катылана

Дәүләт Думасында өлкән яшьтәге кешеләрнең тормышына кул сузган өчен җәза срогын арттыруны күздә тоткан закон проектын тикшерәләр. Мондый закон проектын кабул итүнең сәбәбе - соңгы вакытларда өлкән яшьтәге корбаннар саны арту, дип хәбәр итә «Российская газета». Бүгенге көндә җәза срогы, авырайтучы шартлар булмаганда һәм үтерүче элек хөкем ителмәгән булганда, 8...

Дәүләт Думасында өлкән яшьтәге кешеләрнең тормышына кул сузган өчен җәза срогын арттыруны күздә тоткан закон проектын тикшерәләр.

Мондый закон проектын кабул итүнең сәбәбе - соңгы вакытларда өлкән яшьтәге корбаннар саны арту, дип хәбәр итә «Российская газета». Бүгенге көндә җәза срогы, авырайтучы шартлар булмаганда һәм үтерүче элек хөкем ителмәгән булганда, 8 елга иректән мәхрүм итү белән чикләнә. Эчке эшләр министрлыгында да җәза срогын арттыруны дөрес дип саныйлар. Россия Җинаять кодексының 105 нче маддәсенә үзгәрешләр кертеп, зыян күрүченең 70 яшьтән өстә булуын җинаятьне авырайтучы шарт буларак квалификацияләргә исәпләре. Элек бу кече яшьтәге балаларга яки үзен-үзе карый алмаган өлкәннәргә карата гына кулланыла иде. Закон проекты өлкән кешеләрнең җанын кыючыларны 8-20 елга төрмәгә утыртуны, ә авырайтучы шартлар булганда гомерлеккә иректән мәхрүм итүне күздә тота.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250