Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

70 мең акча югалуда вирус гаепле

53 яшьлек бер кешенең картасыннан 70 мең сум акча югалуда вирусны гаеплиләр.

Тукай районында яшәүче ир банк картасыннан акча урлаулары турында гариза белән полиция бүлегенә мөрәҗәгать итә. Аның счеты «Мобиль банк» хезмәтенә тоташтырылган булган. Полицейскийлар версиясе буенча, караклар акчаны компьютер вирусы ярдәмендә алган.

Әйтик, ир Интернеттагы ссылка буенча очраклы рәвештә күчкәндә яки тикшерелмәгән сайтка кергәндә зыянлы программа аның телефонына үтеп кергән булырга мөмкин. Кайвакыт мондый ссылкаларны смс-хәбәрләр белән махсус җибәрәләр. Вирус тиз арада счеттан акчаларны ала. Ә карта хуҗасына бу турыда бернинди хәбәр дә килмәскә мөмкин. Ул аны балансын тикшергәндә генә белеп ала.

Хәзер әлеге факт буенча тикшерү бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса