Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

70 мең сум акча өчен авылдаш әбиләрен үтергәннәр

Хат ташучы 85 яшьлек пенсионерга килгәч, аның үле гәүдәсенә тап була.

Полиция хезмәткәрләре Лаеш районының Рождествено авылында яшәгән әлеге әбинең 23 ноябрьдә үтерелгән булуын ачыклый. Икенче көнне әлеге җинаятьтә шикләнүчеләр тоткарлана. Алар шушы ук авылда яшәүче 15 һәм 25 яшьлек егетләр булып чыга. Сөйләүләренә караганда, алар спиртлы эчемлекләр эчкәннән соң әбинең гомерен өзәргә ниятлиләр. Хуҗабикә урамга чыккач, егетләр аңа көрәк сабы белән ташлана. Аннан соң эзләрен яшерү өчен аякларына хатын-кыз итеге киеп, пенсионер карчыкның үлемтеккә дип саклаган 70 мең акчасын урлыйлар да, Казанга барып акчаның күпчелеген кәрәзле телефоннарга һәм күңел ачуларга тоталар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса