Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтле 68 мең сум акчадан колак каккан

Россия Эчке эшләр министрлыгы Әлмәт районы буенча бүлегенең дежур частенә 26 яшьлек әлмәтле мөрәҗәгать иткән. Ир-ат үз компьютерын сатарга уйлаган һәм бушлай игъланнар сайтында мәгълүмат урнаштырган.

Берничә көннән зыян күрүчегә техника сатып алырга теләүчеләрдән хәбәр килә. Сумма турында килешкәч, әлмәтле товарны заказчыга Мәскәүгә җибәрә. Түләүне көтеп тормыйча, егет транспорт компаниясенә мөрәҗәгать итә һәм аңа товар алучының компьютерны алуын хәбәр итәләр. Ә сайтның кайнар линиясендә аңа бушлай игъланнар бирү турында гариза чит профильдән рәсмиләштерелгән, дип аңлаталар.

Мошенниклык гамәлләре нәтиҗәсендә сатучы 68000 сум акчадан колак каккан.

Татарстан Эчке эшләр министрлыгы интернет-сайтлар ярдәмендә килешү төзегәндә, сәүдә партнерының ышанычлылыгын тикшерергә киңәш итә. Шикләнгән очракта кичекмәстән полициягә мөрәҗәгать итегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса