Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

66 яшьлек пенсионер хатын кырыгалдар кармагына эләкте

Чаллыдагы 46 нчы комплекста яшәүче пенсионерга шалтыратып, мошенник үзен әбинең улы дип таныта. 12 мең сум бурычы булуы һәм аны кичекмәстән кайтару кирәклеге турында әйтә.

Улын "бурыч базы"ннан йолып калу өчен пенсионер акчаны күршесеннән әҗәткә ала.

Телефоннан сөйләшкәндә кырыгалдар әбине куркытып тора, аңа туганнарына шалтыратырга ирек бирми. Шулай да пенсионер ханым оныгына хәбәр бирергә җитешә. Тегеләр мәсьәләнең очына чыкканчы, әби акчаны күчереп өлгерә.

Соңрак улы шалтыратып, бернинди проблемага тарымавы турында әйтеп, әнисен тынычландыра.

Хокук органнары җинаятьчене эзләү белән мәшгуль.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса