Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

63 млн сум акча урлаган инкассатор үзен зонада үтерергә җыена

Әлеге җинаять Россиядә иң кыю урлашуларның ТОП-3 исемлегенә кергән.

Яшел Үзән полиция бүлеге начальнигы Дамир Рәхимов җинаятьчеләрне тоткарлаганда аларны куркытырбыз дип шикләнгән.

- Дамир Вазыйхович, Игорьны эзләгән вакытта Интернетта аны беркайчан да тапмаячакларын шәрехләгән кешеләр дә булды?

- Инкассаторны без генә эзләмәдек. Уйлап карагыз, кайдадыр шундый зур суммалы акчага ия булган кеше бар. Бик күп җинаятьчеләрдә аны иң беренче эзләп табу теләге булгандыр һәм шунда ук караңгы бер авылда җиргә күмеп куеп, акчасын алырга хыялланганнардыр. Ул вакытта без гомер буе каракларны эзләгән булыр идек.

- Игорь ни өчен бу юлга барган дип уйлыйсыз?

- Хәзер тәрбия шундый: һәркемнең эшләмичә генә матур яшисе килә. Богаченко да бурычка баткан булган: кредит алган, машинасын бәрдергән. Хезмәт хакы аз, ә монда көн саен капчык белән акча ташыйсың - ымсындыра...

- Бездә бәхәс туды, 63 млн акчаның авырлыгы нинди ул?

- Ярыйсы гына (көлә), күтәреп барырга була.

- Җинаять алдан уйланылганмы яки үзләренә дә көтелмәгән хәл булганмы?

- Монда күбрәк Игорь үзен куркыныч астына куйган. Илья Кострубин арткы планда калган. Шуңа да карамастан Илья танышларына октябрьдә үк туган ягыма (Ростовка - корр.) кайтып китәм дигән. Ышандырырлык булсын өчен мул табын корган. Барысы да аны кайтып киткән дип уйлаган.

- Сез тикшерү барышын күзәтүчеләрнең берсе идегез...

- Минем аңа кеше буларак ачуым юк. Сорау алганда мин аңардан шушындый юл белән баеган бер генә кешене булса да атавын сорадым. Ул берни дә җавап бирә алмады.

- Егетләр кылган гамәлләре өчен үкенәме соң?

- Мин алар белән озак аралаштым, берсе дә үкенми. Ильяда бераз гына андый хис бар әле, мәрхәмәткә өмет итеп, тикшерүчеләргә ярдәм итә. Игорь киресенчә.

- Акчаларның барысы да табылып бетмәде, караклардан төрмәдә ни көтәргә?

- Ул зонага эләккәч, бөтенесе аның яшереп куйган 10-15 млн сум акчасы барлыгын беләчәк. Аларны тиз арада әйләнешкә кертәчәкләрдер. Башта яхшылык белән бүлешүен сораячаклар. Риза булмаса, катырак.

- Ә Игорь бу турыда ни уйлый?

- Илья барысын да аңлый, ә менә Игорь - юк. "Мин анда бөтенесе белән сугышачакмын һәм үземне үтерәм", - ди ул. Мин аңа анда үләргә мөмкинлек бирмәячәкләрен, ә аңардан инвалид ясаячакларын, һәр көнне җәфалаячакларын аңлатып карадым. Сабыйларча фикер йөртә.

- Кешеләр Игорьдан "Робин Гуд" ясады...

- Робин Гуд байларны талап йөргән, акчаларны хәерчеләргә тараткан. Ә бу очракта ничек? Байларныкымы? Юк, ул гади кешеләрнең акчасы - хезмәт хакы, пенсия, пособие...

- Ә Игорь акчаларны таратканмы?

- Ул үзенең бурычы булган кешеләргә процентлары белән акчаларын кайтарган. Казандагы туганына зур суммада һәм бер шарт белән акча биргән: бер өлешен әнисенә, тагын бер өлешен элеккеге хатынына бирүен сораган. Качып яткан өйдә тору өчен хуҗасына - Марий Эл кешесенә 1 млн сум биргән. Калганнарын яшергәннәр.

- Ә качырган урыннары нинди?

- Урманда 50 см тирәнлектә җир астына пөхтә итеп төреп салганнар.

- Богаченконы нәрсә көтә?

- 8-15 ел төрмә. Аны зонада көтәләр инде. Кая эләгер микән дип баш ваталар.

ProKazan.ru сайтыннан тәрҗемә ителде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса