Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

63 млн акча урлаган инкассатор үзенә-үзе каршы чыккан

Яшел Үзән "Робин Гуды"ның әлегә адвокаты юк һәм ул полицияне чуалта.

Судта арест барышында Игорь Богаченконың мәнфәгатен билгеләнгән адвокат Александр Шишков яклаган. Ул инкассаторның дөрес тактика сайламавын, шул рәвешле үз гамәлләре белән ирегеннән мәхрүм ителү срогын арттыруын сөйли.

- Бер очракта бер фикер, икенчесендә башканы җиткерә. Боларның барысы да соңрак аның үзенә каршы куелачак. Ул бит әле малай гына, 25 яшьтә. Бу гамәлен очраклы рәвештә генә ясаган. Үзе дә болай эшләрмен дип күз алдына китермәгән, план төземәгән, ахыргача уйлап бетермәгән. Ул бит күпкә алдан яшеренү урыны әзерли алган булыр иде, аны беркем эзәрлекләп бармады, шуңа да ераккарак качу мөмкинлеге дә булган. Ә Игорь Яшел Үзәннән генә чыгып киткән, - ди адвокат. - Үз гаебен таныгач, тикшерүчеләр белән актив эшләргә кирәк иде. Ул акчаларны таратып бетердем дип әйтә, ә аларны һаман табып торалар. Суд аны тикшерүгә ярдәм итте дип тапмаячак. Катлаулы эш. Богаченко барысын да үзем генә башкардым, ди. Алай булганда Кострубинның гаебе нинди - аңлашылмый. Хәзер Игорь "Талау" маддәсе буенча гаепләнә, моңа өстәп аңа карата тагын ике җинаять эше ачарга планлаштырыла - табель коралы урлау һәм аны законсыз куллану факты буенча. Барысын бергә исәпләгәндә инкассаторга 30 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный.

Җинаять эшенең өченче фигуранты - Богаченконың абзыйсы. Ул бертуганының улына һәм аның җинаятьтәшенә яшеренергә ярдәм иткән. Хәзер ул Казанда СИЗОда утыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса