Әлмәтлеләр махсус хәрби операция зонасындагы якташларыбызга гуманитар ярдәм туплый
Изге Рамазан аенда күп кенә оешма-предприятиеләрдә акцияләр оештырылып, алгы сызыктагы солдатларга кирәк-яраклар, медикаментлар җыеп штабларга илтеп тапшырылды.
«Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» штабының агымдагы атнада хәйрия акциясе оештыруы турында язып чыккан идек инде. Игелекле гамәлгә күпләр кушылганлыгы билгеле булды.
- Солдатларга бар да кирәк, бар да кадерле. Иң беренче чиратта өсләре бөтен, тамаклары тук булсын дип тырышабыз. Әлмәт җирлегендә коры ашлар ясау эше җайга салынган. Хәзерге вакытта 161 тартма гына карабодай ашы әзерләнде. Моннан тыш харчо, рассольник, токмачлы, борчаклы ашлар, борщ, щи җитештерелде. Яз - организмга витаминнар таләп ителә торган чор. Шуңа күрә дә солдатларда яшелчә салатларына ихтыяҗ арта. Хәзер инде волонтерларыбыз кишердән, чөгендердән, кәбестәдән бик оста итеп салатлар ясарга өйрәнделәр. Әлбәттә, яшелчәләре мул булган хуҗалыклар ярдәм кулы суза алсалар, бик рәхмәтле булыр идек. Коры ашлар-салатлар әзерләү өчен вакуумлы пакетлар сатып алып бирүчеләрне, матди ярдәм күрсәтүчеләрне дә бик көтәбез, - ди «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» штабы фидакарьләре.
«Хәрби туганлык» оешмасы исә махсус хәрби операция зонасындагы якташларыбызга хәрби бурычларын үтәүдә бик кирәк булган квадроциклны сатып алуга акча җыюны игълан иткән. Мөмкинлеге һәм теләге булган һәркем әлеге игелекле гамәлгә кушыла ала. Волонтерлар мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә йорт эшләрен башкаруда да актив булышалар - утын кисәләр, кар көриләр, медикаментлар, азык-төлек китерәләр. Бүгенге көндә 1200 ләп гаиләгә ярдәм күрсәтелгән.
Шуны да билгеләп узмый мөмкин түгел, барлык авыл җирлекләрендә дә хәрбиләргә ярдәм җыю эше актив бара. Мисал өчен, Кәләй авылы уңганнары тырышлыгы белән 120 пар оекбаш бәйләнеп, 600 ләп окоп шәме әзерләнеп, алты метр озынлыктагы 30 маскировка челтәре үрелеп махсус хәрби операция зонасына озатылган. Кәләйлеләр шулай ук токмач та кисәләр, үлән чәйләре дә әзерлиләр икән әле.
Шулай, күмәк эш һәрвакыт нәтиҗәле була. Игелекле гамәлләрне бердәм булып, күбрәк кылып калырга тырышыйк. Туган җирләреннән, гаиләләреннән, әти-әниләреннән аерылып, куркыныч янаган җирләрдә илебез иминлеген яклаучы каһарманнарыбызга без изге теләкләребез һәм эш-гамәлләребез белән генә ярдәм итә алабыз. Чын күңелдән аларның исән-сау әйләнеп кайтуларын телибез.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа