Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Узган ел 1128 әлмәтле хезмәт урыннары белән тәэмин ителгән

Халыкны эш урыннары белән тәэмин итү - дәүләт югарылыгындагы төп бурыч.

Эшсезлеккә каршы көрәштә мәшгульлек үзәге төрле юллар тәкъдим итә.

 

Шулар арасында - җәмәгать эшләре оештыру, вакытлыча эшкә урнаштыру, квоталы эш урыннары табу. Һөнәри яки югары уку йортын тәмамлап, эшкә урнаша алмаганнарны да вакытлыча эш белән тәэмин итеп торалар. Эшмәкәрлек белән шөгыльләнергә теләүчеләргә дә ярдәм күрсәтелә. Шулай ук инвалидларны, һөнәри яки югары уку йортын тәмамлаучыларны да игътибардан читтә калдырмыйлар. Мәсьәләне хәл итәргә төрле дәүләт программалары да мөмкинлек бирә, мәсәлән, башка белгечлеккә укыту, өстәмә һөнәри белем бирү, эш базарында гражданнарны социаль яраклаштыру бар. Әлеге юнәлешләрдә нинди чаралар тормышка ашырылуы турында узган дүшәмбе киңәшмәсендә Әлмәт мәшгульлек үзәге директоры Роберт Ирек улы Ганиев таныштырып узган иде. Җитәкче үткән елны мәшгульлек үзәгенә эш сорап 1514 кеше мөрәҗәгать иткәнлеген, шуларның 1128 е хезмәт урыннары белән тәэмин ителүен дә бәян итте.

 

Бүгенге көндә эшсезләрнең күпчелеге хатын-кызлар икән (64%), яшьләр (26%) - икенче урында, алга таба авыл җирлегендә яшәүчеләр (18%) һәм 50 яшьтән өстә булган гражданнар (16%) булып чыкты. Ә менә инвалидлар бик аз - 3% кына. Һәм бу аңлашыла да, чөнки мәшгульлек үзәге инвалидларга аеруча зур кайгыртучанлык күрсәтә. Бүгенге көндә Әлмәт җирлегендә эшләргә яраклы 2656 инвалид исәптә тора. Шуларның 1086 сы эш белән тәэмин ителгән. Бу уңайдан эш бирүчеләргә предприятиеләрдә квоталы хезмәт урыннары булдыру зарурлыгы турында да искәртелде. Мисал өчен, оешмада 35 кеше эшли икән, квоталы эш урыны 2 %, ә 100 булса - 3 проценттан да ким булмаска тиеш, вакансияле эш урыннары турында игъланнарның «Работа в России» порталында даими урнаштырылуы таләп ителә. Роберт Ганиев яшүсмерләрне вакытлыча эшкә җәлеп итү турында да мәгълүмат биреп узды. Узган елны 771 балигъ булмаган әлмәтле эш белән тәэмин ителгән булган. 

 

Заманалар үзгәреп, барлыкка килгән яңа һөнәрләргә ихтыяҗ арта тора. Шуңа күрә дә мәшгульлек үзәгендә яңа профессияләргә укыту мөмкинлеге дә булдырылган. Шул рәвешле 2024 елда 393 кеше яңа һөнәр үзләштерә алган. Әлмәтлеләр 1С Предприятие, 4 нче разрядлы каравылчы, химик анализлар лаборанты, маникюр буенча белгеч, котельный операторы кебек һөнәрләргә аеруча өстенлек бирәләр икән. Персонал белән идарә итү, хезмәтне яклау, 3D дизайн, техносфера куркынычсызлыгы, пешекчелек, логистика кебек юнәлешләр аеруча популяр. Кешеләрне җәмәгать эшләренә җәлеп итү дә оешкан төстә алып барыла.

 

- Мәшгульлек үзәге җәмәгать эшләрендә катнашучыларга ай саен 2650 сум акча түләп бара. Моннан тыш 1780 сумнан алып 15044 сумга кадәр эшсезлек буенча пособие түләнә. Бу эш бирүче түләп бара торган хезмәт хакына плюс булып бара. Кече эшмәкәрлекне үстерү максатларында мәшгульлек хезмәте эшсез гражданнарның үзмәшгульлеген оештыру эшен дә уңышлы гына дәвам итә. 2024 елда 28 эшсез гражданга (шул исәптән инвалидлык төркеме булган ике гражданга) үз эшләрен ачу өчен 145 мең 100 сум күләмендә финанс ярдәме бүлеп бирелде. Субсидияләрнең гомуми суммасы 4 млн 062 мең 800 сумны тәшкил итте. Эшкуарлык эшчәнлеге автомобильләр ремонтлау, белем бирү хезмәтләре күрсәтү, тегү эше, ачкычлар ясау, металл эшләнмәләр җитештерү, фотостудия ачу, төзелеш (смета эше), электромонтаж хезмәтләре күрсәтү, ваклап сату һәм матурлык өлкәсендә оештырылды, - дип аңлатты Роберт Ирек улы.

 

Җитәкче районның 34 эш бирүчесенә 140 эшсез гражданны эшкә урнаштыру өчен 10 миллион сумнан артык субсидия бирелүе турында да әйтеп узды. Әлеге программа 18 дән 30 яшькә кадәрге гражданнарны предприятиеләргә эшкә урнаштыруны, аннан соң эш бирүчегә хезмәт хакына түләү чыгымнарын компенсацияләү буенча 1, 3 һәм 6 ай өчен минималь хезмәт хакы күләмендә матди ярдәм күрсәтүне күздә тота икән. Әлеге программадан «АПОПАТ» АҖ бик нәтиҗәле файдаланган. Эш бирүченең исәп-хисап счетына 4 миллион сумнан артык акча җибәрелеп, оешманың эштән азат ителү куркынычы янаган 56 хезмәткәре вакытлыча эшкә урнаштырылган. 

 

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга да үзәктә игътибар зур. Квота буенча инвалидлык төркеме булганнар өчен бүген 79 вакансия актуаль. Квоталар түбәндәге белгечлекләр буенча бирелгән: скважиналарны эксплуатацияләү һәм разведкалау супервайзингы бүлегендә әйдәп баручы инженер, бухгалтер, персонал сайлау бүлегендә белгеч, система администраторы, слесарь, инженер, төбәк вәкиле, төзелеш дисциплиналары укытучысы, шулай ук объектларны реконструкцияләү буенча баш белгеч. Болар барысы да эш урыннары, димәк, перспектива. Шул эш урыннары белән лаеклы хезмәт хакы да булсын иде диясе килә.

 

 

 

Резеда Исмәгыйлева

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса