Әлмәттә икенче пар игезәкләр туды
Аларга үзенчәлекле исемнәр кушканнар.
2025 елның 25 гыйнварында Николай һәм Аделина Луковлар гаиләсендә «король игезәкләре» туды. Бу аларның гаиләсендә беренче һәм икенче балалар. Яңа туган сабыйларга Генриетта һәм Артем исемнәре кушалар.
Бу 2025 елда Әлмәт районында теркәлгән икенче пар игезәк балалар. ЗАГС белгечләре бәхетле ата - аналарны икеләтә шатлык белән котладылар һәм балаларга беренче дәүләт документларын – туу турында таныклык һәм «Татар милли ашлары» истәлек китабын тапшырдылар.
Фото: Әлмәт ЗАГСы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа