Әлмәт районында 22 февральдә 55 нче авыл спартакиадасы узачак
Ел саен бу вакыйга төрле яшьтәге авыл кешеләрен берләштерә һәм үзләренең спорт сәләтләрен күрсәтергә мөмкинлек бирә.
22 февральдә 9:00 сәгатьтә Яңа Кәшер авылында Әлмәт районының 55 нче авыл халкы спартакиадасы узачак!
Спартакиада программасында: аркан тартышу, шахмат, шашка, кул көрәше, гер күтәрү, йөзү, ГТО ВФСК нормативларын тапшыру.
Шулай ук авыл җирлекләре башлыклары өчен пневматик винтовкадан ату ярышы булачак.
Катнашу турында тулырак мәгълүматны авыл җирлеге башлыкларыннан алырга мөмкин.
Дусларыбызга һәм якташларыбызга ярдәм итәргә, шулай ук спорт бәйрәме атмосферасыннан ләззәт алырга чакырабыз!
Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа