Әлмәт районы территориясендә хуҗасыз этләр ауланачак
Хуҗасыз хайваннарны аулау гамәлдәге законнар кысаларында башкарыла.
Әлмәттә 17 февральдә хуҗасыз этләрне аулыйлар. Тоту хезмәте белгечләре аларны тотып, котыру авыруына каршы вакцинация һәм стерилизация үткәрәчәк, шуннан соң элеккеге яшәү урынына кайтарачаклар. Колакларында төсле биркалар булган хайваннар, мотивлаштырылмаган агрессивлык күрсәткән очраклардан тыш, кабат тотылырга тиеш түгел. Хайваннар турында мәгълүматны 8(8553)31-28-47 телефоны буенча тапшырырга мөмкин. Заявкада хайванны үзегез күргән урынны, аның тасвирламасын һәм билгеләрен күрсәтегез.
Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа