Бурдан кала – уттан калмый
Кышкы салкын көннәр урнашу белән халык йортларында, фатирларында электр җылыткычларын тоташтыра башлый.
Әгәр дә торакта электр үткәргечләр искергән яки ялганыш дөрес түгел икән – янгын чыгасын көт тә тор.
Янгын күзәтчелеге әлмәтлеләрне бу уңайдан ел да кисәтә, электр җиһазларын файдалану кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакыра. Күпләр әлеге җитди мәсьәләгә бармак аша карый. 2024 елны гына да Әлмәт җирлегендә 258 янгын очрагы теркәлгән, аларда 3 кеше һәлак булган, 15 кеше төрле тән җәрәхәтләре алып котылган. Ә менә янгын чыгу нигездә электр приборларының дөрес ялганмаган, үткәргечләрдәге электр көчәнешенең нормадан артык булуы нәтиҗәсендә барлыкка килә.
Узган елны авыл җирлекләрендә дә, шәһәрдә дә мунчалар да шактый янды, машиналарга да зыян килде. Сәбәпләре һаман да шул – ут белән саксыз эш итү, мунчадагы мичләрне артык кызу ягу, шулай ук кирпеч мичтә ярыклар барлыкка килү, мич эченнән янган күмер төшү, ягылган мичләрне караучысыз калдыру. Озакка сузылган Яңа ел бәйрәмнәрендә халык мунча керергә аеруча ярата. Әлбәттә, һәркемнең эссе мунча керәсе килә. Шуңа күрә дә күпчелек очракларда мичләр чамадан артык кызып китеп, түбә януга кадәр барып җитә. Саксызлык, ваемсызлык галәмәте дип әйтергәме инде әлеге очракларны. Югыйсә мич ягып җылытыла торган биналарда мичнең һәм төтен юлының төзеклеген тикшерергә, кирәк булса ремонтларга һәм корымнан чистартырга, ярыкларны балчык-ком катнашмасы белән сыларга кирәк тә бит. Бу эшне мунчасы яисә мич ягып җылытылган бакча йорты булган кешеләргә дә башкару зарур. Мичне хәвефсез файдалану өчен аның алдындагы агач идәндә калай булырга тиешлеген дә истә тотарга кирәк. Изоляциясе төзек булмаган, розеткалары күренеп торган электрүткәргечләрдән һәм кабельләрдән файдалану гомумән тыела.
Кышкы чорда сөрем газы белән дә агулану очраклары булырга мөмкинлеге турында да истә тотарга кирәк. Суыктан качып, кешеләр тәрәзәләрен бөтенләй ачмый башлыйлар хәтта. Мичтәге ярыклар, тыгылган төтен юлы, кар белән капланган яки җилдән саклагычы булмаган мич торбалары сөрем газының өй эченә таралуына китерә. Көчле җил дә яну продуктларын кабаттан төтен юлына куып кертә. Бу газдан иң беренче чиратта иске торакларда яшәүчеләр зыян күрә. Шуңа күрә аларның котелларын һәм газ колонкаларын ешрак тикшереп тору зарур.
Гомумән, газ белән эш иткәндә тәрәзәләр микроҗилләтүдә торырга тиеш. Алай гына да түгел, күпләр хәзер заманча ремонт ясаганда вентиляция урыннарын обой яки плитә белән ябыштырып куялар. Аннан соң һава юк дип зарланалар.
Чыннан да, төзек булмаган мичләрне, электр, газ җиһазларын кулланып, без үзебезне генә түгел, якыннарыбызны һәм күршеләребезне янгында һәлак булу яки тораксыз калу куркынычы астына куйганыбызны үзебез дә аңлап бетермибез шул. Бәхетсезлек очракларын булдырмау өчен әйләнә-тирәбезгә игътибарлырак булып, куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәсәк иде.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа