Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мәктәп һәм ватанпәрварлык

2025 ел – Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде.

Туган ил- изге җир! Һәр ир-атның Ватан алдындагы бурычы бар. Армия сафларында, альтернатив хезмәттә, ә инде 2022 елның февраленнән МХО сафларына өлешчә мобилизацияләү башлангач, ватанпәрвар ир-егетләребез хезмәткә ашкынды.

Ватанпәрварлыкны кайда тәрбиялиләр соң? Әлбәттә ул- гаиләдән, балалар бакчасы, мәктәп, һөнәри уку йортлары, эш урыны, социумнан башлана.

Мәктәп һәм ватанпәрварлык. Укучыларда бу сыйфатларны тәрбияләү эшчәнлеге тукталып та тормый дип әйтсәң, дөрес була торгандыр. Мәктәптә һәм мәктәптән-тыш чараларда барлык катнашучыларыбыз активлык күрсәтә. Әти-әниләр, туган- тумачалар, күршеләр, авылдашлар һәммәсенең өлеше керә. Бүгенге көндә МХОга ярдәм итүчеләрнең саны арттканнан арта бара. Посылкалар әзерләү, туган яклардан җылы эчтәлекле хат-язмалар, рәсемнәр җибәрү укучыларда рәхмәт хисләре уята. Күпчелек хатларның эчтәлегендә исән- имин кайтуларын, тыныч күк йөзе өчен рәхмәт сүзләре җиткерелә.

Укучыларыбыз җибәргән посылкаларның, хатларыбызның аларга барып ирешүләрен белү генә түгел, күрү безгә дә зур шатлык , көч, ышаныч өсти. Күптән түгел генә МХОдан безнең мәктәп укучыларына рәхмәтләрен юллаган видеоязма килеп иреште. Димәк без дөрес юлда. Безнең бер җылы сүзебез дә аларга көч, ышаныч, өмет өсти. Без сугышларның тиз арада тукталып, солдатларыбызның имсән-сау гаиләләренә әйләнеп кайтуларын теләп, көтеп калабыз. Һәм яңадан хатлар юллыйбыз.

Нәркәс Талипова,

Кичүчат мәктәбе директоры

 

Исәнмесез! Безнең хатларны алуыгыз һәм җавап бирүегез нык сөендерде! Без сезгә ышанабыз һәм горурланабыз. Ватаныбызны саклаучыларга зур рәхмәт әйтәбез!

Каримова Рәилә,

6 сыйныф укучысы

Һәр МХОдагы солдат безнең ярдәмне белеп торсын һәм бары тик Җиңү белән генә әйләнеп кайтсын иде!

Ашуров Артем,

5 сыйныф укучысы

Хөрмәтле Ватан сакчылары! Һәркөн саен безнең тынычлыкны саклап хезмәт алып барасыз. Үлем белән күзгә- күз очрашасыз. Сез – безнең өчен горурлык, зур ышаныч! Белеп торыгыз, без бергә!

Афзалтдинов Дамир,

9 сыйныф

 

 

Кадерле солдатларыбыз! Илебезне саклау өчен күрсәткән батырлыгыгыз һәм фидакарьлегегез өчен сезгә зур рәхмәт әйтәсем килә. Сез, чын геройлар, Ватаныбызны дошманнардан саклап, алгы сызыкта басып торасыз. Сезнең көчегезгә, батырлыгыгызга һәм үз эшегезгә бирелгәнлегегезгә сокланабыз һшм горурланабыз.

Сезгә никадәр авыр икәнен, күпме кичерергә һәм җиңәргә туры килгәнен без аңлыйбыз. Ләкин исегездә тотыгыз, без барыбыз да сезне хуплыйбыз һәм сезгә ышанабыз. Сезнең батырлыкларыгыз беркайчан да онытылмаячак.

Ходай сезне сакласын һәм юлыгыздагы барлык авырлыкларны җиңәргә ярдәм итсен. Сезгә көч, сәламәтлек һәм җан тынычлыгы телибез. Үз көчегезгә ышаныгыз һәм бу җиңел булмаган көрәштә җиңеп чыгыгыз!

Хөрмәт һәм рәхмәт белән,

Салисов Әмир,

9 нчы сыйныф.

 

Исәнме, солдат! Сиңа 5 нче сыйныф укучысы хат яза. Мин Әлмәт районындагы Кичүчат мәктәбендә укыйм. Дәресләрдә без еш кына фронтта ниләр барганы турында сөйләшәбез. Мин синең һәм иптәшләрең өчен бик борчылам.

Үз Ватаныбызга тугры калуың, курыкмавың һәм качмавың өчен сиңа зур рәхмәт. Син чын Герой! Мин сиңа тизрәк җиңү белән өйгә кайтуыңны телим!

Кәримов Данияр

 

Исәнмесез! Без сезгә ярдәм итә алуыбызга бик шат. Хезмәтегезнең нинди авыр икәнен беләбез бит. Җиңү безнең кулда дип ышанабыз. Без бөтен ил белән яратабыз һәм Сезнең белән горурланабыз! Яңа ел белән Сезне!

Шакирова Сабина,

6 нчы сыйныф

 

Солдатның вакыт табыпбезгә җавап бирүенә бик зур рәхмәт. Без бу хәбәргә бик сөендек. Аларның ашарга һәм йокларга да вакытлары юк бит.

Яковлева В.

3 нче сыйныф

 

Солдатның җибәргән видеоязмасы безгә Яңа елга чын бүләк булды. Ул барыбызны да тынычландырды һәм барысына да җиңү белән кайтырга вәгъдә итте.

Гыйләҗев Радель,

2 нче сыйныф

 

Хатларыбызны укырга вакыт табуыгыз өчен мин сезгә рәхмәтлемен! Уңышлар Сезгә. Кыш бабай сезгә дә килсен, һәм капчыгында үзе белән җиңү китерсен.

Сәхипгәрәев Ришат,

5 нче сыйныф

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса