«Ярдәм ит миңа»
Җаныңны ачарлык, күңелеңне бушатырлык ышанычлы кеше табу авырлашып бара.
«Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре «Луч» яшүсмерләр клубында «Ярдәм ит миңа!» исемле чара үткәрделәр. Очрашу авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм фондының 2024–2025 елларга балалар иминлеген тәэмин итүнең төбәк эзлеклелеген үстерү буенча чаралар комплексын гамәлгә ашыру кысаларында уздырылды.
Чараның төп максаты – халык арасында ышаныч телефонын популярлаштыру иде. Катнашучыларны ышаныч телефоны эшенең төп алымнары, балигъ булмаганнарның әлеге телефон буенча мөрәҗәгать итүенә комачаулый торган борчылулар һәм куркулар турында сөйләделәр. Аннары кунакларга өйдә әти-әниләре белән бергә уйный алган, бурычлары гаиләдәге каршылыклы хәлләрне хәл итү булган кечкенә уеннар тәкъдим ителде. Ахырда катнашучылар бер-берсенә яхшы сүзләр һәм теләкләр яздылар. Чара чын мәгънәсендә файдалы һәм нәтиҗәле узды.
Фото: «Кайгырту» үзәге сайты
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа