Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Татнефть» компаниясе генераль директоры Наил Магановның Яңа ел белән котлавы

...

Хөрмәтле коллегалар! Кадерле дуслар!
2024 ел ахырына якынлашып килә. Традиция буенча Яңа ел алдыннан без узганнарга нәтиҗәләр ясыйбыз һәм киләчәккә планнар билгелибез.
Узып баручы ел чын-чынлап ныклыкка сынау елы булды, әмма без куелган барлык бурычларны да лаеклы үтәдек. Хезмәт нәтиҗәләребез дә шуны дәлилли. Без нефть чыгаруны дәвам итәбез, нефть эшкәртүне һәм нефть-газ химиясен, IT-технологияләрне үстерәбез, перспективалы түбән углеродлы производстволарны үзләштерәбез, дустанә илләрдә үз урыныбызны киңәйтәбез.
Илебезнең төрледән-төрле почмакларында һәм аннан читтә 20 дән артык бизнес-юнәлеш коллективлары уртак тырышлыклар белән производство һәм социаль үсеш синергиясе өчен яңадан-яңа мөмкинлекләр тудыралар. Казанышларыбызның нигезендә – кешеләрнең энтузиазмы һәм таланты, традицияләр, ата-бабаларыбызның тәҗрибәсе, безне уртак кыйммәтләр, идеяләр, максатлар белән берләштерүче уникаль мәдәни код ята.
Тырыш иҗади хезмәтебез белән без әйләнә-тирәдәге тормышны тагын да яхшырак итәбез – барлык буын вәкилләренең якты һәм бай тормышы өчен нефть чыганаклары территорияләрен фән, белем, иҗат һәм яңа идеяләр туу урынына әйләндереп, мәгариф, медицина, мәдәни-агарту, спорт программаларын үстерәбез.
Туган җиребез турында кайгырту, кешеләргә игътибар, киләчәгебез өчен җаваплылык «Татнефть»нең Миссиясе һәм Күзаллавы нигезенә салынган, анда безнең ориентирлар озак елларга алдан билгеләнгән.
Киләсе елның нинди булачагы күп яктан безнең үзебездән тора. Без ышанабыз, Компания коллективы теләсә нинди бурычларны үтәргә сәләтле, тагын да ныграк һәм көчлерәк булачак. Һәм без бергәләп тотрыклы киләчәгебез өчен тормыш энергиясен һәм яңа чишелешләр булдырачакбыз!
2025 елда «Татнефть» үзенең 75 еллыгын билгеләп үтәчәк. Бу – хезмәт, күркәм вакыйгалар һәм уртак җиңүләребез елъязмасы. Без үз хезмәтләре белән ныклы нигез салган ветераннарга, нефть эшенә тугрылыклы булып калган хезмәткәрләргә, ышанычлы партнерларыбызга, бюджет өлкәсе вәкилләренә, республикабызның һәм илебезнең чәчәк атуы хакына безнең белән бергә эшләүче нефть төбәге муниципалитетлары башлыкларына ихлас рәхмәтләребезне белдерәбез!
Киләсе ел зур казанышлар, кыю идеяләр һәм уңышлы проектлар чоры булсын. Барыбызга да ныклы сәламәтлек, бәхет һәм бары тик яхшы үзгәрешләр генә телибез!
Наил Маганов, «Татнефть» компаниясе генераль директоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса