Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинованың Яңа ел белән котлавы
Хөрмәтле әлмәтлеләр! Кадерле дуслар!
Яңа елга санаулы сәгатьләр генә калып бара. Бу – нәкъ менә үткәннәргә бәя бирү һәм яхшыга өметләнү вакыты.
Узып баручы ел илебез тарихына киеренке хезмәт һәм безнең үсеш векторын билгеләгән мөһим карарлар елы буларак кереп калачак. Аларның иң мөһимнәре – Россия Федерациясе Президентын сайлау һәм хакимиятнең территориаль һәм җирле органнарын сайлаулар. Һәркем үзенең уңышлары, үткән юлы белән горурлана һәм яңадан-яңа планнар төзи ала.
Киләсе ел Россия Федерациясе Президенты тарафыннан Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Бу – төрле тарихи чорларда Ватаныбыз иминлеге өчен көрәшкән ата-бабаларыбызның батырлыкларына тирән хөрмәт билгесе.
Бүген безнең йөрәкләребез һәм фикер-ниятләребез илнең бердәмлеген һәм бөтенлеген саклаучылар турындагы уйлар белән тулы. Ел дәвамында волонтерлар һәм битараф булмаган кешеләр сугышчыларыбызга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итте. Без егетләребезнең җиңү белән кайтуларын көтәбез!
2025 елны һәр гаиләдә тынычлык һәм иминлек тантана итәчәгенә өмет белән каршылыйбыз. Киләсе елда якты хис-тойгылар һәм шатлыклы хәбәрләр күбрәк булсын! Яңа ел белән, яңа бәхет белән, кадерле әлмәтлеләр!
Гүзәл Хәбетдинова,
Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа