Яңа ел йолалары, яки Җиңел пар белән...
Мартта Россия Президентын сайлаулар, сентябрьдә исә Дәүләт Советына һәм җирле үзидарәгә сайлаулар нәтиҗәле узды.
Хатын-кызлар советы тарафыннан да шактый күп эшләр башкарылды. МХОдагы ир-егетләребезгә гуманитар ярдәм оештыру, гаиләләренә булышу кебек эшләр дә игътибардан читтә калмады. Ел буе эшләнгән эшләрнең барысы да муниципаль район халкының тормыш-көнкүрешен яхшырту өчен булды. Кеше өчен иң кыйммәт нәрсәләрнең сәламәтлек һәм аның гомере икәнен бу ел тагын бер кат дәлилләде. Кеше өчен гаиләң, якыннарың исән-сау булудан да мөһимрәк, әһәмиятлерәк берни дә юк. Тормышта иң зур бәхет шушы!
Һәр кешенеке кебек, минем дә үз традициям бар. Мин һәр елны Яңа елга керер алдыннан үземнең өлкән яшьтәге туганнарымны йөреп, хәлләрен белеп, Яңа ел белән котлап чыгам. Аларның инде күбесе ялгыз. Шуңа да алар белән очрашу, аларга шатлык минутлары өләшү җанга рәхәтлек, тынычлык бирә. Ә инде Яңа елны туганнарым, якыннарым белән гаиләдә каршыларга яратам.
Барыгызга да яңа елда яңа бәхетләр телим. Сугышлар бетеп, егетләребез гаиләләренә әйләнеп кайтырга язсын. Сәламәт булыгыз!
Роза Әфләтунова,
Әлмәт муниципаль районы
хакимият башлыгы урынбасары
Узып баручы 2024 ел күп сынаулар һәм зирәклек алып килде. Мин аңа тәҗрибә, сабак биргәне өчен рәхмәтлемен. Аллага шөкер, минем барлык якыннарым да исән-сау. Бу ел мине кешеләрне аңларга өйрәтте.
Яңа елны каршылау традициясе ул балачактан. Бу һичшиксез бизәлгән чыршы, балаларга бүләкләр һәм алар өчен яхшы кәеф. Яңа елны каршылау аларның күңеленә кереп, якты бер истәлек булып калырга тиеш. Ике ел элек без Яңа елны табигатьтә, тере чыршы янында каршыладык. Генератор аша телевизор тоташтырып, шулай бәйрәм иттек. Ә узган елны елга яр буенда идек. Әйләнә-тирәдә бер җан әсәре юк, бары тик кышкы табигать матурлыгы гына. Быел шулай ук яңа 2025 елны туганнарыбыз, якыннарыбыз һәм дусларыбыз белән күңелле һәм шактый гадәти булмаган шартларда каршы алырга планлаштырабыз. Менә шундый традицияләр һәм гореф-гадәтләр бездә.
Барыгызга да сәламәтлек, рух ныклыгы, үзара ярдәмләшү һәм тыныч күк йөзе телим!
Камил Сәүбәнов,
«Татнефть» ААҖнең «Татнефть-Кайгырту»
ПЧ менеджеры (чараларны оештыру буенча)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа