Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Язмыш үзе кавыштырган

Россиядә игълан ителгән Гаилә елы да тәмамланып килә.

2024 ел ахырына якынлашкан көннәрдә һәрбер өлкәдә башкарылган эшләргә йомгак ясау дәвам итә.

Узган якшәмбедә бу уңайдан республика күләмендә нокта куелды дияргә дә була. Коллегаларыбыз – ТНВ каналы оештырган 12 сәгатълек марафон нәкъ менә шушы вакыйга белән бәйле булды. Чарада 50 гаилә катнашты, шушында ук Татарстанның иң халыкчан Кыш Бабае да сайланды. Гаилә әгъзалары үзләренең үзенчәлекле танышу тарихларын сөйләделәр, гаилә кыйммәтләре белән уртаклаштылар. Татар телевидениесе тарихында беренче тапкыр 4 пар турыдан-туры эфирда никахын теркәде, тормышларындагы истәлекле вакыйгалары белән аларның барысын да Татарстан Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов үзе котлады. Бәхетле парлар арасында никахларын Әлмәт ЗАГСында теркәгән Ләйлә һәм Рөстәм Тимергалиннар да бар иде. Парлы тормыш юлына аяк баскан әлеге гаилә әгъзалары белән без дә элемтәгә кереп, сөйләшеп алдык. Алар бүгенге көндә Җәлил бистәсендә яшиләр.

– Бу безнең икебез өчен дә чиксез могҗизалы вакыйга булды. Югыйсә никахлашуыбызны тыйнак кына үткәрергә иде, алай зурга чыгарырбыз дип уйламаган да идек (көлә). Икебезгә дә утыз сигез яшь, шактый тормыш күргән кешеләр. Ә болай алганда мондый республика күләмендә тантаналы чарада катнаша алуыбыз үзе бер бәхет инде ул. Ләйлә белән без бер мәктәптә, параллель сыйныфларда укыган идек бит заманында. Укыган чорда аны болай күргәләп йөри идем, чибәр генә кыз, ләкин нигәдер алай игътибарымны җәлеп итә алмады (көлә). Ул да минем турыда шундый фикердә булгандыр инде. Кем белгән бит, менә шулай утыз сигез яшемә җиткәч язмыш безне кабат очраштырыр да, бер-беребезгә үлеп гашыйк булырбыз, дип. Һөнәрем буенча мин укытучы, йөзү буенча тренер-педагог. Мәктәптә технология һәм физкультура фәннәрен укытам. Ә болай алганда, күңел халәтем белән иҗат кешесе. Хореография студиясендә бию белән шөгыльләнәм, республика бәйгеләрендә чыгыш ясыйбыз. «Безнең заман» фестивалендә дә катнашам. Аллага шөкер, күңелле яшибез, матур яшибез. Ләйлә белән Гаилә елында никахлашып, тормыш коруым белән бик бәхетле мин, – ди Рөстәм Хәмит улы. Аның әйткәннәренә тормыш иптәше Ләйлә дә кушылды.

– Әйе, менә шулай очраштык, кавыштык, язылышып та куйдык. Күрешүебез дә бик кызык булды бит әле. Шулай бервакыт мин бассейнга йөзәргә дип килгән идем, Рөстәмне күреп, танып алдым – ул биредә тренер булып эшли икән. Шуннан аралаша башладык, аннан инде бер-беребезгә гашыйк булып куйдык. Мәхәббәт яшькә карамый икән шул ул, үз бәхетләрен соңарып тапканнарга һәм әле яңа гына гаилә корганнарга бары тик сәламәтлек, тигез, тыныч гомер теләп калабыз. Яңа елда һәрбарчабызга да иминлек насыйп булсын, бәйрәмнәр матур узсын, дөньялар шатлык-куанычлар белән тулып торсын, – дигән теләкләрен юллады Ләйлә Рәшит кызы.  Амин, шулай булсын.

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса