Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Минем язмышымда узган ел

Әлмәтлеләр узган елга нәтиҗә ясый.

Быел да исән калдык. Хәзер бит исән калуга шат булып яши торган заман. Аллаһка шөкер.

Эш нык булды, күп булды, нәтиҗәле булды. Премьералар, кече форматтагы проектлар чыгардык. Театрыбыз турында китап дөнья күрде. Китап бит ул мәңгелеккә кала. Алар барысы да театрның 80 еллык юбилеена юнәлтелде. Хөкүмәт карары белән театрда зур ремонт башланды.  Әлбәттә, без «Татнефть» Хәйрия фондына һәм «Рухият» программасына,  үзебезнең хөкүмәткә бик рәхмәтле. Театр бит ул шәһәрнең мәдәни үзәге. Быел без яңа баш режиссерлы булдык, яшь артистлар килде. «...Өйләнмәгән иде» спектакле белән Гран-при оттык. Һәм бу безгә Мәскәүдә «Театр наций»да уйнау хокукы бирде. «Миллиард татар» дигән басма безнең театр куйган «Фәхрине үтереп ташладылар» спектаклен «Елның иң яхшы спектакле» дип таныды. Без 53 мең тамашачы җыйдык. Бу республикада, Казаннан кала, иң зур күрсәткеч.

Шәхсән үземә килгәндә, «Миллиард татар» мине «Ел татары» дип игълан итте. Минем чын татар йөрәгемә бу үзе бер шифа булды. Бик шатландым. Һәм «Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре» исеме бирелде. Театрыбыз өчен бик куанам. Боларны театрга игътибар, театрның киләчәге итеп кабул итәм.

Фәридә Исмәгыйлева,

Әлмәт татар дәүләт драма театрры директоры,

Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре

 

2024 ел, әллә кәбисә елы булганга, авыррак булды шикелле. Алай да, Аллага шөкер, барысы да исән сау, гаиләдә барысы да тыныч, имин. Әлбәттә, бәяләр арту ареуча сизелде, фатирларга дисеңме, машинага... Барысына да, тагын да күбрәк, тырышыбрак эшләгез дигән шикелле. Соңгы көннәрдә генә булган Кара диңгезгә нефть агу мине бик борчыды. Минемчә, бу бөтен ил күләмендә зур экологик проблема. Гаилә белән ял итәргә барырга уйлап тора идек, белмим, нәрсә булыр.

Үземә килгәндә, беренче тапкыр чит илгә эш сәфәренә бардым. Командировка булса да, Кытай дигән башка дөньяны күреп кайту зур тәҗрибә һәм «яңа ачышлар» бирде. «Безгә әле өйрәнәсе әйберләр бар икән» дигән фикерләр белән кайттым аннан. «Яңа татар пьесасы-2024»тә җиңеп 1 нче урынга лаек булдым.

Ә болай, гомумән, барысы да яхшы, исән-сау булганда эшләргә дә, иҗат итәргә дә була. Тынычлыкны көтәбез барыбыз да. Шул тынычлыкка илтүче егетләребезнең эшләрен бетереп кире гаиләләренә кайтуын көтәбез. Яңа 2025 елда, Алла боерса, шулай булачак.

 

Артур Ибраһимов,

«НПО ТН-БИОТЕХ» компаниясендә өлкән фәнни хезмәткәр

 

Ел ахырына якынлашканда, һәркем артына борылып карый, үткәннәренә билгеле бер нәтиҗә ясый. Әлбәттә, исән кешенең тормышы мәшәкатьләрсез булмый. Шатлыклы, уңышлы вакыйгаларга күбрәк игътибар итәргә кирәк. Узып баручы елда «Әлмәт таңнары»нда бик күп геройлар, сәнгать, хезмәт кешеләре кунак булды. Газетабыз битләрендә аларның тормыш юллары, батырлыклары, иҗатлары белән таныштырып бару, алар белән якыннан танышу безнең өчен истә калырлык мизгелләр булды.

Шәхсән үземә килгәндә, барлык якыннарым, минем өчен кадерле гаиләм исән-сау. Иҗат каләмемнең карасы шактый «куе». Иҗатымны яратучы укучыларым артты. Бу елда мин «йөрәгемне ачкан» кешеләр минем «күзләремне ачтылар». Рәхмәт аларга!

Яңа ел илебезгә иминлек, барыбызга да җан тынычлыгы, тән сихәте, гаиләләргә тигезлек, бәхет алып килсен.

Рәфкать Шаһиев,

«Әлмәт таңнары» газетасы баш мөхәррире

 

 

Бу ел миңа һәм минем гаиләмә бик мәрхәмәтле булды, тыныч кына узды да китте. Аллага шөкер, әти-әнием исән-сау, гаиләм бар. Дөньядагы тынычсызлык көн туган саен күңелне тырнап торса да, барысы да җайланыр дигән өмет белән яңа елга атлыйм. 

Резедә Мөхәмәтдинова,

Әлмәт эчке эшләр бүлегенең массакүләм матбугат чаралары белән элемтә бүлеге өлкән инспекторы

 

Узып баручы ел алай начар булды дип әйтә алмыйм, чөнки быел авылыбыз биләмәләрен төзекләндерүдә бик күркәм нәтиҗәләргә ирешә алдык. Иң беренче чиратта быел юлларны төзекләндереп бетердек, ремонт эшләре дә гөрләп барды, мәдәният йортыбызның төзек, матур булуына куанып бетә алмыйбыз. Аннан соң елдан-ел авылда тәртипсезлекләрнең кими баруы да үзенә күрә бик куанычлы күренеш. Яшьләрнең гаилә корып, авыл җирлегендә төпләнеп калулары да киләчәккә өмет уята. Авылдагы тормыш шартлары хәзер шәһәрнекеннән бер дә ким түгел – монысы да зур сөенеч.

Киләсе елга булган иң зур теләкләрнең берсе – МХО зонасындагы егетләребез туган җирләренә исән-имин әйләнеп кайтсыннар иде.

Марсель Мостафин,

Тайсуган авыл җирлеге башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса