Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Күркәм эшчәнлек дәвамлы булсын

Яңа елга аяк басарга санаулы гына көннәр калып барган чорда халыкта башкарылган эшләргә хисап ясау дигән күркәм гадәт бар. Без дә Әлмәт җирлегендә быел барлыкка килгән социаль объектларга, ирешелгән уңыш-казанышларга күзәтү ясап чыгарга булдык.

Шушы көннәрдә генә әлмәтлеләр өчен күңелле яңалык килеп иреште – Әлмәт муниципаль районы «Инвестицион эшчәнлек буенча Татарстан Республикасының иң яхшы муниципаль берәмлеге» конкурсында җиңү яулады. Инвестицияләр күләме, бюджет акчаларын исәпкә алмыйча, 706,4 млрд сумга җиткән. Әлбәттә, әлеге җиңүдә иң беренче чиратта нефтьчеләребезнең өлеше бәяләп бетергесез зур. Төзү-төзекләндерү эшләренең дә күпчелеге «Татнефть» компаниясе ярдәме белән тормышка ашырыла.

2024 ел да халык өчен дип төзелгән, реконструкцияләнгән объектларга бай булды. Ел башы бик матур башланып китте – февраль аенда калабызда йортсызларга һәм мохтаҗларга ярдәм күрсәтү өчен «Кеше приюты» дигән үзенчәлекле яңа проект тормышка ашырылды. Әлеге проектның максаты – йортсызларга һәм авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә ярдәм күрсәтү.

Март аенда Рөстәм Миңнеханов катнашында Әлмәт үзәк район хастаханәсенең кабул итү-диагностика бүлеге тантаналы рәвештә ишекләрен ачты. Шунысы аеруча мөһим, биредә махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребез турында кайгыртуга аеруча зур игътибар бирелә. Монда алар өчен махсус реабилитация чаралары комплексы каралган.

Апрель аенда калабызда тагын бер спорт объекты – «ФИЗРА» физкультура-сәламәтләндерү комплексы ачылды. Әлеге заманча комплекс спорт сөючеләр өчен чын мәгънәсендә зур бүләк булды.

Июнь аенда Риза Фәхреддин исемендәге Үзәк мәчет заманча масштаблы реставрациядән соң кабат үзенең ишекләрен ачты. Аның гомуми мәйданы 6442,50 кв. метрга кадәр җитте. Биредә хәзер конференцияләр һәм җыелышлар өчен үзгәртеп корыла торган зал, хәләл кафе һәм кибет, никах бүлмәсе һәм башка йолаларны үткәрә торган урыннар бар.

Җәйге чор быел әлмәтлеләр күңелендә киңкырлы мәдәни чара – «Каракүз» фестивале белән дә истә калгандыр, мөгаен. 19 июльдән 4 августка кадәр Әлмәт заманча сәнгать үзәгенә әверелеп, шау-гөр килеп торды. «Татнефть» Хәйрия фонды тарафыннан үткәрелүче «Каракүз» фестивале тагын да масштаблырак һәм тагын да яктырак булды. Әлмәткә илнең төрле почмакларыннан, шулай ук Үзбәкстаннан, Кыргызстаннан, Казахстаннан, Ираннан, Төркиядән, Италиядән талантлар килгән иде.

Август аенда шәһәр паркында тагын бер истәлекле вакыйга – «Знамя труда» газетасының 70 еллыгына багышланган бәйрәм чарасы узды. Бу үзенә күрә бер юбилейлы дата гына түгел, ә район һәм шәһәр тормышы турындагы вакыйгалар, яңалыклар һәм тарихлар белән тулы чорны искә алу чарасы булды.

Шушы чорда Әлмәт популяр «Елки» Яңа ел франшизасының чираттагы эпизодын төшерү урынына да әйләнде. Калабызга төрек йолдызы Бурак Озчивит, Россиянең танылган артистлары, Рүзил Миннекәевнең килүе дә үзенә күрә бер истәлекле вакыйга булды. «Елки-11» фильмының премьерасы 19 декабрьдә узды.

Август ае әлмәтлеләрнең яраткан урынын – Р. Фәхреддин исемендәге «Мәгърифәт» бульварын яңарту белән дә истә калды. Монда әлмәтлеләр һәм килгән кунаклар өчен уңайлы булсын дип фонтаннар, бәдрәфләр урнаштырдылар, воркаут өчен өстәмә мәйданчыклар, саф һавада спорт белән шөгыльләнү өчен спорт һәм уен комплекслары куйдылар. Күпләр хәтерлидер, республика бюджетыннан бу максатларга 8 миллион сум акча бүлеп бирелгән иде. Бульварны төзекләндерү проекты «Уңайлы шәһәр мохиты булдыру» милли проекты кысаларында гамәлгә ашырылды.

Сентябрь аеның беренче көне чын мәгънәсендә вакыйгаларга бай булды. Бу көнне Татарстан Рәисе катнашында грандиоз ремонттан соң шәһәрнең 2 нче лицее, татар гимназиясе, Яңа Кәшер мәктәбе, сәүдә-икътисад техникумының тулай торагы ишекләрен ачты.

Әлмәттә тагын бер объект – «Спутник Махмай» спорт-кинология комплексы ачылды.

Агымдагы елның иң масштаблы проектларының берсе, һичшиксез, шәһәр сусаклагычы территориясен төзекләндерү булды. Заманча төзелеш эшләре биредә узган ел башланып киткән иде инде, ул вакытта территориядә пирслар, йөрү юллары, күпер астында ял итү зоналары ясалды, ә быел сусаклагыч янында кафе, прокат пункты, балалар мәйданчыгы, ял итү зоналары барлыкка килде. Шушы көннәрдә генә Дала Зәе елгасы аша җәяүлеләр күперен реконструкцияләү һәм яктырту эшләре төгәлләнгәнлеге мәгълүм булды. Шәһәр сусаклагычы зонасын төзекләндерү «Уңайлы шәһәр мохиты булдыру» федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Аны тормышка ашыру Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның һәм «Татнефть» компаниясенең финанс ярдәме белән башкарыла.

Елның тагын бер куанычлы вакыйгасы – быел, ниһаять, «Панорама» янындагы җир асты кичүенең капиталь ремонт күрүе. Күз тимәсен, хәзер биредә стеналарны пычрату, җимерү очраклары күзәтелми.

Узып баручы елның иң мөһим проектларыннан берсе – «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыру. Быел гына да 36 ишегалды заманча төс алды. Ә гомумән алсак, 5 ел эчендә «Безнең ишегалды» республика программасы нәтиҗәсендә районыбызның 300 ишегалды матуррак кына түгел, яшәү өчен дә уңайлыракка әверелде. Төзү-төзекләндерү эшләренең күбесе әле дәвам итә, киләсе елга планлаштырганнары да байтак. Мондый күркәм эшчәнлек дәвамлы булсын дип кенә түгел, сыйфатлы булсын иде дип тә теләп калабыз.

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса