Традицияләр яши һәм дәвам итә
Кышкы кояшның тәүге нурлары ялтырап торган карга чак кына кагылганда «Ямашнефть» идарәсенең 1417 нче КНС объектында насос станциясе машинисты Алексей Мироновның эш сменасы башлана.
Җиңел булмаган хезмәт белән балачактан ук таныш егеткә бөтен системаның тотрыклы эшләвен тәэмин итүче механизмнарны эшкә җигү бернинди авырлык та тудырмый. Аның ышанычлы хәрәкәтләре артында утыз еллык осталык һәм үҗәтлек ята. Алексей Васильевич «Татнефть» компаниясендә нәкъ менә шуның кадәр вакыт эшли. Күпьеллык намуслы хезмәте һәм производствода югары күрсәткечләргә ирешкәне өчен ул быел «Татнефть»нең мактаулы нефтьчесе» исеменә лаек булды.
Хезмәт – тормыш нигезе
1973 елның гыйнварында Ерсубайкино авылында Мироновлар гаиләсендә бишенче уллары – Алексей дөньяга килә. Авыр хезмәт һәм эш-мәшәкать белән тулы авыл тормышы үзенең кагыйдә-таләпләрен үзгәртми – һәркем үз өлешен кертергә тиеш. Алексей да, абыйлары үрнәгендә, кечкенәдән үк хуҗалык эшләрендә өлкәннәргә ярдәм итеп үсә.
«Без, малайлар, бар көчебезне куеп тырыштык. Идәнен дә юдык, утынын да ярдык, ашарга да пешердек. Башкача мөмкин дә түгел. Әнигә ярдәм итәргә кирәк иде», – дип, җылы елмаю белән сөйли ул бүген балачагы турында.
Әле яшүсмер чагында ук Алексей Миронов техника, бигрәк тә мотоцикллар белән мавыга. Ул аларны сәгатьләр буе частьларга аера, һәр детальнең төзелешен игътибар белән өйрәнә, аннары рәхәтләнеп кире җыя торган була. Ә мотоциклда җилдергәндә эшләп торган мотор гүләвеннән һәм ирек хисен тоюдан аның күңеле шатлык хисләре белән тула. Бу мавыгу аны гомере буена озата бара. Бүген Алексейның ишегалдында өр-яңа мотоцикл гына түгел, ышанычлы трактор да тора әле, көндәлек эшләрне ул аннан башка күз алдына да китерә алмый.
Тәүге адымнар
Укуын тәмамлагач, Алексей Яр Чаллыга китеп, анда электр-газ белән эретеп ябыштыручы һәм шофер һөнәрләрен үзләштерә. Ике ел армиядә хезмәт итеп, 1993 елда өенә кайта. Шул чагында аның алдында Чаллыга китәргәме, әллә туган авылында калыргамы дигән катлаулы сорау туа. Карар көтмәгәндә табыла – «Ямашнефть» идарәсендә нефть чыгару буенча оператор булып эшләүче өлкән абыйсы аңа нефть тармагында үз көчен сынап карарга тәкъдим итә.
Тиздән героебыз Ямаш УТТсына автомобильләр ремонтлау буенча слесарь булып эшкә урнаша. Яңа урында беренче көннәр җиңел булмвсв дв, ул әкренләп һөнәренең нечкәлекләренә төшенә башлый.
Җайга салынган эш
Соңрак А. Миронов технологик установкалар операторы һәм химик юл белән су чистарту аппаратчысы булып та эшли. Үзенең югары дәрәҗәдәге булдыклылыгын раслап, һөнәри осталык бәйгесендә катнаша. Һәм хәзер дә, еллар узгач, ярышларда катнашучы хезмәттәшләре өчен чын күңеленнән шатлана һәм алар өчен җан ата.
«Яшь егетләрнең осталык күрсәтүләрен күзәтеп, мин ирексездән үземнең яшьлекне искә төшерәм, – дип уртаклаша А. Миронов. – Традицияләрнең яшәве һәм яңа буыннарда да дәвам итүе сөендерә».
Хатларында – күңел җылысы
Мавыгучан һәм гаиләле кеше буларак, Алексей Васильевич яраткан шөгыльләреннән үзенә тәм таба һәм якын кешеләре өчен ихластан шатлана белә. Ул тумыштан табигать баласы. Ә инде гаиләсе турында сүз чыкканда җитди Алексей Васильевич бөтенләй башка кешегә әверелә. Аның күзләре балкый, йөзендә елмаю чаткылары пәйда була. Күп еллар дәвамында үзенең тугры тормыш юлдашы һәм таянычы булган хатыны турында аеруча зур җылылык һәм наз белән сөйли ул.
Армиядән ялга кайткан вакытта булган беренче очрашулары аның өчен аеруча истәлекле. Кызны күргәч, нәкъ үзенә кирәкле кеше икәнен шундук аңлаган ул. Аның хатларын түземсезлек белән көткәнен, һәрберсен дулкынланып ачканын исенә төшерә.
«Хатларда күңел җылысы бар иде. Алар гадәти сүзләр белән әйтә алганга караганда күбрәк сөйлиләр иде», – дип искә ала ул.
Вакытлар узу белән ике арада хисләр тагын да ныгый, һәм берникадәр вакыттан соң Алексей сөйгән кызы белән өйләнешәләр, соңрак гаиләдә ике малай туа. Олы улы, әтисе эзләре буенча китеп, карьерасын нефть-газ тармагы белән бәйли. Мәктәпне алтын медаль белән тәмамлаган кече уллары КФУда укый. Балалар турында сөйләгәндә, Алексей Васильевич горурлыгын яшерми.
«Иң зур бәхет – балаларыңның үсүен, билгеләнгән максатларына ирешүләрен һәм тормышта үз урыннарын табуларын күрү», – ди ул.
Бердәмлек көче
Героебыз тормышында әтисе аеруча зур роль уйный. Ул улында куллары белән эшләргә мәхәббәт тәрбияләгән, хәтта хәзер дә, шактый еллар узгач та, А. Миронов балта эше белән шөгыльләнергә вакыт таба. Кайчандыр әтисе өйрәткәнчә, рәхәтләнеп, җаны теләгән нәрсәләрне ясый. Әтисенең столярлык остаханәсендә әле хәзергә кадәр барлык инструментлар да саклана һәм элекке вакытларны искә төшереп тора.
Үткәннәргә борылып караганда, Алексей Васильевич үз тормышын «Татнефть» белән бәйләргә карар иткәненә һич кенә дә үкенми.
«Һичнинди үкенү юк, – ди ул ышаныч белән. – Бездә менә дигән бригада, барысы да эшчәннәр, тырышлар. Ашыгыч рәвештә ярдәмгә килергә кирәк булган авыр вакытлар була анысы, әмма безнең коллективта һәркем ялгызың гына ерып чыгып булмаячагын яхшы аңлый һәм һәрвакыт ярдәм итәргә әзер тора».
Нәкъ менә шушы үзара ярдәмләшү, кешелекле мөнәсәбәт аны хезмәттәшләре белән нык бәйли торган күзгә күренми торган җеп булып тора да. Алексей Васильевич шуңа инанган: кешеләр бер-берсенә ярдәм иткәндә теләсә нинди кыенлыклар җиңә алмаслык булып күренүдән туктый.
Лилиана Нурлыева
Фото Наил Гатауллин
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа