Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Чистартылган һәм куркынычсыз булсын

Кәгазьдәге отчет мөһим түгел, иң мөһиме – нәтиҗә икәнен истә тотарга кирәк.

Кышкы чорга аяк бастык. Кар юк дип зарлана торгач, Ходай карын да мулдан ишеп яудырды, шуның өстенә бураннарын да җибәрде.

Хәзер аз гына кар явып үтсә дә, шәһәр урамнарын, тукталыш тирәләрен кардан чистартканнарын күрергә була. Кагыйдә буларак, эш күпчелек үзәк урамнарда «кайный». Үзәк урамнардагы велоюлларга һәм тротуарларга элегрәк кичтән дә, иртә таңнан да бозлавыкка каршы катнашманы мулдан сибеп чыгалар иде, быел – юк. Аллага шөкер, юллар ап-ак, аяк асты чиста. Шулай да буран вакытында трассаларда күз күреме начараю сәбәпле юл-транспорт һәлакәтләре шактый теркәлергә өлгергән инде. Бу турыда юл куркынычсызлыгы буенча комиссиянең чираттагы утырышында бәян ителде. ЮХИДИнең Әлмәт бүлеге начальнигы вазифаларын вакытлыча башкаручы, полиция капитаны Шамил Гарипов билгеләп узганча, агымдагы елның 11 аенда районда 99 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән булган. Аларда 15 кеше һәлак булып, 114 е төрле тән җәрәхәтләре алган. Казан-Оренбург трассасында гына да 16 һәлакәт теркәлгән. Әлеге очракларда 8 кеше якты дөнья белән хушлашкан, 17 се төрле авырлыктагы җәрәхәтләр алган. Юл-транспорт һәлакәтләрнең сәбәпләрен анализлаганда 52 очракның транспорт чаралары бәрелешү нәтиҗәсендә барлыкка килгәнлеген күрергә була. Димәк, аварияләрнең күпчелеге тизлек режимын сакламаган халәттә каршыдагы машинаны узарга тырышу нәтиҗәсендә килеп чыккан. Җәяүлеләрне бәрдерүнең дә 21 очрагы теркәлергә өлгергән. Моннан тыш Шамил Гарипов шәһәр эчендәге юлларда җәяүлеләр чыга торган урыннарда билгеләр булмавын, Девон урамында (Р. Фәхретдин урамыннан алып Тукай проспектына кадәр булган юл участогында) ясалма яктырткычлар куелмаганлыгы турында да искәртте.

Балалар белән бәйле юл-транспорт һәлакәтләре – иң аянычлысы. Ел башыннан алып бүгенге көнгә кадәр булган вакыт аралыгында андый һәлакәтләрнең саны 16 га җиткән. Аларда 20 ләп бала зыян күргән. Узган елгы күрсәткечләр белән чагыштырганда 11 очракка ким булса да, мондый бәхетсезлек очраклары борчылырга мәҗбүр итә. Югыйсә, мәктәптә юл куркынычсызлыгы кагыйдәләрен укучыларга энәсеннән җебенә кадәр өйрәтәләр бит. Бу үз чиратында әлеге юнәлештә эшне тагын да нәтиҗәлерәк, балаларның игътибарын тагын да ныграк җәлеп итәрдәй итеп оештырырга кирәклеген дәлилли.

Соңгы вакытта урманнар тирәсендәге юлларда кыргый җәнлекләрне – пошиларны бәрдерү очраклары да күбәеп киткән. Быел шундый 20 очрак теркәлгән булган. Тиешле урыннарда «Кыргый җәнлекләр» дигән кисәтү билгеләренең урнаштырылмаганлыгы шушындый аяныч вакыйгаларга китергән. Бу уңайдан юл куркынычсызлыгы комиссиясе әгъзаларына да эшчәнлекләрен нәтиҗәлерәк итү өстендә эшләргә, халык гозерләренә колак салырга кирәклеге турында кисәтү ясалды. 

Шәһәр юллар идарәсенең төп бурычы – иртән кешеләр эшкә барганда һәм эштән кайтканда юллар чистартылган һәм куркынычсыз булсын. Шуңа да күпчелек эшләрне алар төнлә башкаралар. Юлчыларны да аңларга була –гомуми кулланышта булган 350 километрлап юлларны чистартып чыгарга кирәк бит. 50 километрлап шәхси сектордагы юллар да бар. Бүгенге көндә идарәдә эшче кадрларга кытлык аеруча нык сизелә, чөнки булган техника әле бүген дә тулысынча кулланышка кертелә алмый. Узган елны кышкы чорда 50 ләп техника эшләсә, быел 38. Юл тирәләрен көрәүгә 11 эшче җәлеп ителгән, бу бик аз. Бар өмет ишегалды себерүчеләрдә – алар шәһәр буенча 147 кеше. Былтыргы гадәт буенча ишегалларында кар көрәүдә әлмәтлеләр үзләре дә инициатива күрсәтә башлаганнар. Эшче куллар җитешмәгәндә, аларны оешма-предприятиеләрдән сорап алып, яллап эшкә җәлеп итү ягын да карарга вакыт җиткәндер, мөгаен. Шулай, кыш быел гына килмәде, ул ел саен була. Салкын көннәр әлегә фаразланмаса да, кыш үзен барыбер күрсәтми калмас. Шуңа күрә барысына да алдан әзер булып тору зарур.

 

 

Резеда Исмәгыйлева

 

Фото: Әлмәт районы башлыгыматбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса