Алар өчен гаилә – күңел хәзинәсе
Гомер көзенә пар канатың белән керү, балалар, оныклар рәхәтен парлап тату олы бәхет.
Бүгенге язмам нәкъ менә шушындый кешеләр – 58 ел бергә яшәп, тормыш итүче Рауза апа һәм Тәлгать абый Баһаветдиновлар турында.
Әлеге матур гаилә белән мин «Ветеран» реабилитация үзәгенә баргач танышып кайттым. Чиста-пөхтә киенгән, ипле, төпле итеп сөйләшә торган Баһаветдиновларны биредә бик яраталар, хөрмәт итәләр.
– Ходайга мең шөкер, үзәктә бик яхшы шартларда тернәкләнү узабыз. Икебезгә дә 82 яшь. Үзәккә йөри башлавыбызга да инде 20 ел тулды. Монда күрсәткән кадер-хөрмәткә сөенеп туя алмыйбыз. Әлеге үзәкне җитәкләгән Кадрия Әслахетдин кызының һәм биредә хезмәт куючыларның барысына да Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте яусын, – дип башлады сүзен Рауза апа. Бу мөлаем йөзле, ыспай гына гәүдәле ханымны Әлмәттә күпләр белә. Һөнәре буенча укытучы, 11 нче мәктәптә эшләп алганнан соң, «Әлмәтнефть» идарәсе каршында нәшер ителүче данлыклы «Нефтяник» газетасының редакторы булып эшләгән шәхес ул.
– Ул вакытларны мин һәрчак сагынып, яратып искә алам. Ул елларда газетага материаллар әзерләү уртак эш иде, әлеге эшчәнлектә корреспондентлар гына түгел, операторлар, цех һәм бүлек начальниклары, белгечләр үзләре дә бик теләп катнашалар иде. «Әлмәтнефть» турында иҗат иткән альманахыбыз Нефть сәнәгате министрлыгы уздырган бәйгедә беренче урынга лаек булган иде заманында, – дип истәлекләре белән уртаклашты ветеран.
Баһаветдиновларның тормыш юлы шунысы белән аеруча игътибарга лаек, Тәлгать абыйның да, Рауза апаның да әти-әниләре репрессия корбаннары.
– Язмыш безне Магнитогорскида таныштырды. Тарихта репрессия корбаннары дигән төшенчә бар, һәм әлеге төшенчәгә тирән мәгънә салынган. Безнең дә әби-бабаларыбызга заманында кулаклар дигән тамга тагылган булганлыктан, гаиләләребезне балалары белән бергә Магнитогорскига сөргәннәр. Биредә алар баракларда, землянкаларда торып, авыр сәнәгать гигантын – тау-металлургия комбинатын төзегәннәр. Без Тәлгать белән икебез дә биредә укып белем алган, хәтта бер сыйныфта укыган балалар. Ә болай Тәлгать абыегызның әти-әнисе Мамадыш якларыннан, минекеләр Кукмара районыннан булалар. Әти-әниләребез шулкадәрле авырлык белән куылганнар, бөтен мал-мөлкәтләрен, бар әйберләрен калдырып, олы яшьтәге әби-бабайларыбызны, сабыйларын күтәреп бер белмәгән чит-ят җиргә килеп урнашуны ничек кичергәннәрен алар үзләре генә белгәндер инде. Халык дошманы исемен күтәргән әти-әниләребезнең һәм безнең тормышны гел искә алам. Гаиләдә биш бала идек. Төрле җирләрдән куып китерелгән гаиләләр фермадагы кебек урнашканнар, аерып торучы бүлмәләр юк. Авыр сәнәгать министры Орджоникидзе үзе килеп шартларны карап, шаклар катып киткәч кенә, һәрбер гаилә торган урынны бүлмә итеп ясап аерып куярга ризалык бирделәр. Шулкадәрле авыр тормыш иде инде – Магнитогорскиның металлургия комбинаты уртада урнашкан, аның тирәли шәһәр, ә шәһәр тирәли биш зират. Без аерым бистәдә, баракларда бит инде. Комбинатка эшкә барырга ике сәгать вакыт кирәк. Беренче елны монда сөрелгән сабыйлар, картлар күп үлгән. Уртак хәсрәт гаиләләрне шулкадәрле берләштергән, күрәмсең, синеке-минеке дигән төшенчә юк, бар да уртак иде. Шулай халык туганнарча үзара ярдәмләшеп гомер кичергән. Соңрак ул баракларны бетерделәр, без шәһәргә күчтек. Соңыннан урамда очрашсак, кочаклашып елаша торган идек. Шулай итеп Тәлгать белән икебезгә дә шушындый авыр тормыш шартларында югары белем алырга туры килде. Мин үзем педагогия институтын бетердем, Тәлгать металлургия өлкәсендә энергетик һөнәрен үзләштерде. Ә 1973 елны инде гаиләбез белән Әлмәткә кайттык. Биредә туганнарыбыз яшәгәнлектән, шушында төпләнеп калырга булдык. Тәлгать төзелеш трестында тырышып эшләп, өч бүлмәле фатир алды. Аннан инде ул торба заводында мастер-электрик булды, аннан соң «Елховнефть» идарәсендә хезмәт куйды. Соңгы елларны инде «Энергосервис»та ветераннар советын җитәкләде. Кайда гына эшләсә дә, бик яраталар үзен. Әле урамда танышлары очраса да, үз итеп, якын итеп күрешәләр, хәл белешәләр, яшьрәкләре «безнең остазыбыз» дип дәшәләр. Әлмәткә күченеп кайткач икенче балам туды. Әле дә хәтердә, дүрт айлык баланы күршеләргә калдырып 11 нче мәктәпкә эшкә чыктым. Татар гимназиясендә, аннан татар-төрек лицеенда рус теле укыттым. Тырышлыгыбыз әти-әниләрдән килгәндер инде дип уйлыйм. Әлмәткә кайтканда әле икебез дә русча гына сөйләшә идек, хәзер инде Алланың рәхмәте белән телем шомарды, туган телдә матур гына сөйләшәм, аралашам. Ике балабыз да, дүрт оныгыбыз да югары белемле. Ходай бер оныкчык та бүләк итте – куанып туя алмыйбыз. Аннан шуны әйтәсе килә, 58 ел бергә тату, матур гомер кичерүнең сере – бер-беребезгә ярдәм итеп тору, халык медицинасын куллану. Тагын бер мөһим әйбер – Ислам диненә керү. Алланың рәхмәте белән биш тапкыр намаз укыйм, бу да үзенә күрә җанга, тәнгә сихәт бирә торгандыр. Алай гына да түгел, гаиләнең ямен ныграк аңлыйсың икән әле ул. Бүгенге тормышның кадерен белеп, яхшы уйлар, матур хисләр һәм эшләр белән гомер кичерергә язсын барчабызга да, – дип тәмамлады сүзен Рауза апа Баһаветдинова. Амин, шулай булсын. Тормышның ачысын-төчесен тулысы белән татыган Баһаветдиновларга сәламәтлек, иминлек теләп калабыз. Ходай сезгә бәхет, тигез озын гомер бүләк итсен.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа