Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Завод эшчесенең яңа тормыш ритмы

Фәнил Фәйзрахманов Миңлебай газ эшкәртү заводына 17 яшендә килә.

 

Ул елларда заводта масштаблы реконструкция бара – яшь эретеп ябыштыручының төплелеге һәм хезмәт сөючәнлеге бик тә урынлы булып чыга.

Иң яхшы булу теләге

Эретеп ябыштыручы булу карарын Фәнил үзе кабул итә. Йортта ремонт барганда аңа «эретеп ябыштыручының өлкән ярдәмчесе» вазифасын ышанып тапшыралар. Останың металл әйберләрне бергә кушу хәрәкәтләрен күзәтеп, егет бу эшкә һичшиксез өйрәнергә һәм иң яхшысы булырга дигән карар кыла. Карабаштагы 12 нче урта-һөнәри техник училищены тәмамлаганнан соң туп-туры Миңлебай газ эшкәртү заводына юл тота.

Эшне тиз арада эләктереп алуы һәм аны җиренә җиткереп башкарырга омтылуы Фәнилгә производство процессларын тиз үзләштерергә ярдәм итә. Еллар дәвамында осталыгын чарлау һәм куелган бурычларны төгәл башкаруы нәтиҗәсендә Фәнил Фәйзрахманов югары разрядлы эретеп ябыштыручы дәрәҗәсенә күтәрелә.

Һөнәренең яңа нечкәлекләрен үзләштерүен дәвам итеп, Фәнил нефть техникумын тәмамлый. Ярты елдан соң аңа производство участогы мастеры вазифаларын ышанып тапшыралар, соңрак ул технологик суырткычлар машинисты була. Фәнил Курт улы шушы вазифада пенсиягә чыга. Шулай итеп завод эшчесенең күнегелгән ритмын яңалары алыштыра.

Заводта эшләгән көннәре турында сөйләгәндә ветеран үзенең янәшәсендә булган, аны илһамландырган, киңәш биргән һәм тәҗрибә уртаклашкан кешеләрне сагынып искә ала. Спортта ирешелгән шәхси һәм команда җиңүләре турында шатланып сөйли. Аның казанышлары, профессиональлеге һәм эшкә тугрылыгы предприятиенең Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары, юбилей медальләре белән билгеләп үтелгән.

Лаеклы ял

Өч ел элек Фәнил Курт улы лаеклы ялга китә. Туган заводында ярты гасыр эшләгәннән соң завод тормышыннан һәм чишелеше аңа бәйле булган бурычларның әһәмиятеннән башка катлаулы булыр дип борчыла ул баштарак. Шулай да борчу-кичерешләрен җиңеп, якындагы көннәргә һәм атналарга планнар төзи башлый. Бүген инде ул, пенсиядә барысы да әле башлана гына икән, дип белдерә.

– Шәп вакыт! Көннәр вакыйгаларга бай уза. Мин тормышка башкача карый башладым – спорт белән дә күп шөгыльләнәм, дусларым белән балыкка йөрим, оныкларымны җырларга һәм гармунда уйнарга өйрәтәм. Дусларымны музыкаль котлаулар белән сөендерү өчен аларның юбилейларына йөрим. Юбилярның үзенең хөрмәтенә башкарылган җырны тыңлаганда аның дулкынлануын күзәтү аеруча күңелле. Ә мин гармун күреген суза-суза чын күңелдән җырлыйм, – ди Фәнил, елмаеп.

Фәнилнең музыкага булган мәхәббәте өйләрендә гармун барлыкка килү белән бергә башланган. Ул әтисенең оста итеп гармунда уйнавын күреп һәм халык көйләренең моңыннан ләззәтләнеп тәҗрибә туплый һәм үзе дә гармунда уйнап җырлау белән ныграк мавыга. Йөрәк түрендәге хисләрен моңлы татар җырлары аша белдерү аның өчен гадәти күренеш. Беренче карашка аңа барысы да җиңел бирелә кебек. Бәлки шулайдыр да. Тик моның тырыш хезмәт нәтиҗәсе икәнен бик азлар гына белә шул.

«Нәрсәне төп казаныш дип саныйсыз?» дигән сорауга Фәнил Курт улы ике дә уйламыйча: «Балалар. Алар минем горурлыгым һәм шатлыгым!» - дип җавап бирә. Аның өч баласы бар: ике кызы һәм бер улы. Балаларын тәрбияләүгә зур игътибар биргән кеше ул. Бүген инде балалары үзләре дә һөнәрләрендә уңышка ирешкән һәм бәхетле гаилә төзегән кешеләр. Аларның шундый уңышларга ирешә алуларын әтиләре шәхси сыйфатлар өстендә үзвакытында эшләү нәтиҗәсе дип саный.

– Балачактан ук аларда намуслылык, хөрмәт, ачык йөзлелек һәм киң күңеллелек сыйфатларын тәрбияләргә тырыштым. Активлык күрсәтүне, кылынган гамәлләр өчен җавап бирә һәм җавап тота белүне мөһим дип саный идем. Нинди генә чорда яшәмәсеннәр, мондый сыйфатлар кеше булып калырга мөмкинлек бирәчәк, – дип аңлата ул.

Заманында бит аның үзен дә шулай өйрәткәннәр.

Эш белгән кеше хезмәттән курыкмый

Тормыш иптәше Гөлсинә ханым белән бергә 45 ел бәхетле яшәгән йортны кайчандыр әтисе өй күтәргән нигезгә Фәнил үзе салган. Шушы туган нигездә ул абыйлары һәм апалары белән бергә тәрбияләнеп үскән, тормыш тәҗрибәсе туплаган. Зурраклар күп нәрсәдә булышканнар, шулай да төп укытучысы дип Фәнил әтисен саный. Барыннан да элек әти кеше улына эшне аңлап һәм яратып башкарырга өйрәткән.

– Кечкенә булсам да, әкияттәге кебек мич башында ятарга ирек бирмәделәр. Әле дә хәтердә,  иртә таңнан әти уята иде, без я урманга утынга яки булмаса болынга печәнгә төшеп китә идек. Һәм бернинди сорау бирмибез – әти хәл иткән икән, димәк, шулай кирәк. Алар белән горурланам һәм рәхмәтемне белдерәм. Тормыш дәресләрен җиңел үзләштердем һәм уңышлы итеп кулландым, аеруча производствода, – дип сөйли Фәнил Курт улы.

Хәзер инде аның үзенең киңәш бирер һәм илһамландырыр чоры. Әйтик, кияве йортта үзгәрешләр кертергә тотынганда берьюлы күптөрле эш эшли башлый, төрле якка «тарала». Мондый вакытта Фәнил аңа башта бер әйберне азагына кадәр төпле итеп эшләп бетерергә, аннары гына икенчесенә алынырга киңәш итә. Чөнки бик яхшы белә – тәмамланган эшнең уңышы яңасына илһамландыра. Өлкән кешенең абруе – бәхәссез. Шуңа күрә дә йорт төзү яки диңгезгә бару кебек уртак эшләр турында гаилә белән бергә җыелып фикер алышу уңайлы шартларда – камыр ризыкларының хуш исләре астында уза.

Эльмира Царегородцева

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса