Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Геройлар янәшәбездә

Ватан Геройлары көне – мөһим һәм истәлекле дата, ул тарихи традицияләрне дәвам итү һәм илебез геройлары тарафыннан кылынган батырлыкларны искә алу көне булып тора.

 Һәр заманның үз герое бар, бүгенге көндә  махсус хәрби операция исә яңадан-яңа Геройларын тудыра тора. Әлмәт җирлеге дә үзенең фидакарь һәм кыю каһарманнары белән дан тота. Шәһәр паркында алар истәлегенә бюстлар урнаштырылып, махсус аллея да булдырылды.  

Бу тарихи һәм истәлекле көнне быел да традиция буенча батырларча һәлак булганнар искә алынып, алар хөрмәтенә Мәңгелек ут янына чәчәкләр салынды. Чарада район җитәкчелеге, «Татнефть» компаниясе, оешма һәм предприятие вәкилләре дә катнашты.

Ватан  геройлары көне уңаеннан шәһәрдә һәм районда һәр елдагыча төрле патриотик чаралар да оештырылды. Шәһәребезнең балалар һәм яшүсмерләр иҗаты үзәгендә 50 мәктәп укучысын «Юнармия» бөтенроссия хәрби-патриотик хәрәкәте сафларына кабул итү тантанасы узды. Укучыларны район җитәкчелеге,  хәрби комиссариат бүлеге вәкилләре, СВО зонасыннан ял итәргә вакытлыча кайткан сугышчылар кайнар сәламләде. Дәрәҗәле кунаклар малайлар һәм кызларны туган илебезнең тугры гражданнары булырга өндәде. «Юнармия» хәрәкәте сафларына кергән балалар үзләре дә илебезнең лаеклы кешесе булырга, кечеләрне якларга, өлкәннәрне хөрмәт итәргә, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга ант иттеләр.

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса