Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт туган якны өйрәнү музеенда раритет фотоаппаратлар һәм объективлар күргәзмәсе булып узды

Аның авторы – фотограф һәм коллекционер, Елховой нефть эшкәртү заводында слесарь-ремонтчы булып эшләүче Игорь Карсалов.

Күңел биреп эшлә!

Мавыгумы, әллә эшме

Беренче фотокамерасын Игорь 2001 елның октябрендә сатып ала, ул автомат көйләүле сабын савыты була. Озак вакытлар ул шәһәрне шушы объектив аша күзәтә һәм тирә-юньдә күргәннәренең барысын да мавыгып фотога төшерә. Нәтиҗәсен күреп куану аны яңадан-яңа кадрлар эзләүгә илһамландыра. Бервакыт кулына кулдан көйләнә торган камера килеп эләгә һәм менә шунда инде Игорь сабын савытының уенчык кына икәнен, фотога төшерү өчен бөтенләй башка мөмкинлекләр барлыгын ачыклый. Шулай итеп фототехниканың үсеш тарихы белән кызыксыну башлана. Игорь җитди рәвештә аны өйрәнүгә баш-аягы белән чума, бөтен буш вакытын шушы темага багышлый. Теорияне өйрәнгәндә аның төрле камералар белән күбрәк экспериментлар ясыйсы, эштә аларның мөмкинлекләрен күрәсе килә.. «Текә» техника турында хыяллана-хыяллана ул үзенең сабын савыты белән шәһәр күренешләрен һәм анда яшәүчеләрне төшерүен дәвам итә. Еш кына кадрга дуслары да эләгә. Алар Игорьның мавыгуын хуплыйлар һәм рәхәтләнеп фотога төшәләр. Дуслары «Зенит-Е» фотоаппаратын бүләк иткәч, егет шатлыгыннан нишләргә дә белми.

– Кулыма яңа камера тоткандамы, яки фоторәсемнәрне ясагандамы – кайсы вакытта үземне бик бәхетле хис иткәнемне инде хәтерләмим дә инде. Бу – бөтенләй башка нәтиҗә иде. «Осталык камерада түгел, ә фотографның осталыгында», дисәләр дә, күп нәрсә техниканың дәрәҗәсенә бәйле, – дип саный Игорь.

Игорьга фотоаппаратлар бүләк итү традициясе дәвам итә, һәм вакыт узу белән арсеналга «ФЭД-5» һәм «Смена-8М» өстәлә. Шул ук вакытта беренче раритет камералар да барлыкка килә – «Фотокор» һәм «Зоркий». Хәзер инде Карсалов мавыгуның тормышта төп эше булуын һәм фотолар дөньясы атмосферасына тагын да ныграк чумуын аңлый. Фотога күбрәк төшерә, борынгы фотоаппаратлар һәм объективлар эзләү белән ешрак шөгыльләнә, дуслары һәм хезмәттәшләре белән тәэсирләрен уртаклаша.

 

Вакытлы ярдәм

Ул вакытта Елховой нефть эшкәртү заводы җитәкчесе булган Рәис Надыршинның заводта күргәзмә оештыру тәкъдиме коллекционер тормышында борылыш мизгелләренең берсе булып тора. Игорь, уйлап та тормыйча, ризалаша һәм аны үткәрүгә бөтен көчен куя. Аның өчен экспонатларны хезмәттәшләре дә әлеге тема белән кызыксына башларлык һәм, бәлки, шулай ук фотография белән мавыгып китәрлек итеп тәкъдим итү бик мөһим була.

Беренче күргәзмә оештырылган вакытка аның коллекциясендә 50 дән артык экспонат исәпләнә. Шулай итеп, җитәкче ярдәме белән, 2007 ел Карсаловның күргәзмә эшчәнлеге башлану вакыты булып санала. Коллекциянең чираттагы презентациясе 2 нче мәктәптә үтә. Шуннан бирле Игорьның фотокамералар һәм фотосурәтләр экспозициясе ел саен шәһәрнең төрле мәйданчыкларында уза башлый. Хәзер коллекциядә 250 дән артык экспонат бар.

– Минем фотография белән мавыгуым шәһәр халкын калабызның истәлекле урыннарына һәм биредә яшәүче кешеләргә оригиналь караш эзләргә рухландырсын иде дип телим. Минемчә, без бәхетле тормышта яшибез – бездә үсү, яраткан эшеңне сайлау һәм аның белән шөгыльләнү өчен бөтен нәрсә дә бар. Күңел биреп эшләргә генә кирәк,  – дип саный Игорь Карсалов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса