Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гүзәл Хәбетдинова Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе итеп билгеләнде

Шәһәр башкарма кометитының утырышлар залында Әлмәт муниципаль районының кырык җиденче һәм Әлмәт шәһәр Советының кырык дүртенче берләшкән сессиясе булды.

Әлмәт муниципаль районы Советы сессиясендә депутатлар бертавыштан Гүзәл Хәбетдинованы район башкарма комитеты җитәкчесе итеп билгеләү турында карар кабул иттеләр.

Сессиядә шәһәр һәм район Советы депутатлары, предприятие һәм оешма җитәкчеләре катнашты. Депутатларга һәм хезмәттәшләренә мөрәҗәгать итеп, яңа җитәкче ышаныч күрсәткәннәре өчен чын күңелдән рәхмәт белдерде һәм куелган максатларга ирешүдә уртак эшнең әһәмиятен ассызыклады.

Гүзәл Хәбетдинова үз чыгышында эшнең берничә өстенлекле юнәлешен билгеләп үтте:

* транспорт һәм торак-коммуналь инфраструктураларны яхшыртуга юнәлдерелгән стратегик планнар эшләү һәм үтәү;

* уңайлы мохит тудыруга зур игътибар бирү;

* мәгариф өлкәсен һәм мәгариф кластерларын үстерү.

Моннан тыш, җитәкче төп, әйдәп баручы һәм эре предприятиеләр, урта һәм кече бизнес белән тыгыз хезмәттәшлектә икътисади һәм сәнәгать күрсәткечләрен яхшыртуга игътибарны юнәлтте.

«Әлмәт районын мөмкинлекләрне тормышка ашыру өчен иң яхшы урын итү. Монда һәркем уңайлы шартларда яши һәм лаеклы эшкә ия була ала. Безнең бөтен көчебез халыкның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдереләчәк», – диде Гүзәл Хәбетдинова.

Моннан тыш, сессиядә 2025 елга һәм 2026-2027 елларның планлы чорына Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре социаль-икътисади үсеше күрсәткечләрен фаразлау, шулай ук 2025 елга һәм 2026-2027 елларның планлы чорына Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре бюджетлары каралды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса