Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ак күңелле Фатыйма әби

Бүгенге язмабыз сугыш чоры баласы, биш бала анасы, киң күңелле, кешелекле, Түбән Абдул авылының иң хөрмәтле кешеләреннән берсе – Фатыйма Гомәр кызы Гатупова турында.

Кешегә һәрчак ягымлы сүзле, нурлы йөзле бу Ак әбине авылдашлары бик яраталар – кайда күрсәләр дә, аны кочаклап, хәлен белешеп китәләр.

Бәлкем авырлыклар күреп үскәнгә ул кешелеклелек асылын саклый алгандыр. Фатыйма апа 1933 елны Елховой авылында дөньяга килгән. Бөек Ватан сугышы башланганда аңа бары сигез яшь кенә була. 1941 елның сентябрендә әтисе Гомәр сугышка китә. Шулай итеп Фатыйма апаның әнисе Нәгыймә ике бала белән ялгызы кала. Кечкенә Фатыймага балалыкның иң матур чорында ачлык, ялангачлык ачысын тулысы белән үз җилкәсендә татырга туры килә. Кыз бала олыларга ияреп Салаван бистәсендәге урманга эшкә китә. Анда ул өлкәннәр белән беррәттән агач ега, утын кисә, чыбык ташый, кышын кар көри. Тору урыннары салкын барак була. Урман эшеннән кайткач, Фатыйма әнисенә ияреп колхозга эшкә йөри башлый. Анда көлтә бәйләү, уру-сугу эшләрендә актив катнаша. Кышкы озын салкын кичләрне дә тик утырмыйлар алар – сугышчыларга йоннан оекбашлар, бияләйләр бәйлиләр, батырлар өчен дип сөлгеләр дә чигеп куялар.

Гаилә башлыгы Гомәр 1942 елның язында, дошман явы белән ике арада булган бик көчле бәрелешләрдән соң, каты яраланып госпитальгә эләгә. Туган авылы Түбән Абдулга кайтып, бераз тернәкләнгәч, аны Казан шәһәренең күкерт заводына эшкә чакырып алалар. Сугыш тәмамлангач та тагы бер еллап шул заводта эшләргә кала әле ул. Фатыйма үзе 1963 елның сентябрь аенда авылдашы Рәшит белән бергә гаилә кора. Кызганыч, Гомәр абыйның гына гомере озын булмый. 1968 елда аңа җитди операция кичерергә туры килә. Шуннан соң ул озак тормый, шул ук елны бакыйлыкка күчә. Авылдашлары аны хөрмәтләп Елховой авылы зиратына җирлиләр. Фатыйма апа тормыш иптәше Рәшит белән бергә 50 ел гомер итеп, дүрт кыз һәм бер ир бала үстерәләр. Балалары барысы да әниләре кебек уңган-булган, һәрберсенең үз тормышы корылган, илгә-көнгә файдалы эшләрдә эшләп, үзләре дә балалар үстереп гомер кичерәләр. Араларында табиб, хокук сагында торучылар да бар. Барысы да зур уңышларга ирешеп, әби-бабайларының горурлыгы булып яшиләр. Бүгенге көндә яше туксаннан узган, тыйнак, зирәк акыллы, ак күңелле Фатыйма Гомәр кызының авылдашлары, туганнары, күршеләре алдында абруе зур. Балалары өчен ул кадерле әни, оныклары һәм оныкчыклары өчен хөрмәтле әби. Ничек кенә булмасын,  бүгенге тормышыннан бик канәгать ул – җылы өе, табын тулы сые бар, таяныр терәге, балалары бу йортта еш кунак булалар, әниләренең хәлен белешеп кенә торалар.

Балачактан ук тегү-чигү эшләрен бик яратып башкарган Фатыйма Гомәр кызы Гатупова музей фондларын баетуда да үзеннән зур өлеш кертә булып чыкты. Аның оста куллары чиккән бүлмә бизәкләрен, кашага, сөлге, кулъяулыкларын, матур итеп тегеп-чигеп ясаган күлмәкләрен һәм борынгы алъяпкычларын музей бинасында бик кадерләп саклыйлар. Музей игълан иткән «Елның иң кызыклы экспонаты» ярышларында да Фатыйма Гомәр кызы үзенең кул эшләре белән гел беренчелекне яулап килә икән.

Хәлиулла Әхмәтшин исемендәге Елховой авыл тарихы музее хезмәткәрләре узган елны авылның хөрмәтле кешесен 90 яшьлек юбилее белән кайнар котлаганнар. Әлеге уңайдан алар Түбән Абдул авылы ветераннар советы, Мәдәният йорты, китапханә җитәкчеләре белән берлектә Фатыйма апаның йортында бәйрәм оештырганнар. Килгән кунаклар бертавыштан Фатыйма Гомәр кызына алга таба да башкаларга үрнәк булып, сәламәтлек, җан тынычлыгы белән озын гомер кичерүен теләделәр. Авылның җырга-биюгә оста кызы, Елховой урта мәктәбенең өченче сыйныф укучысы Дилбәр Галимова исә Фатыйма әбисенә аның яшьлеген исенә төшереп татар халык биюен дә башкарган. Түбән Абдулның Ак әбисенә без дә иң изге теләкләребезне генә юллап калабыз. Авылдашларыңны, якыннарыңны куандырып озак яше әле, Фатыйма апа.

Хәлиулла Әхмәтшин исемендәге

Елховой авыл тарихы музее

биргән мәгълүматларга таянып

Резеда Исмәгыйлева әзерләде

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса