Куркынычсызлык – беренче урында
Утның үз төсе юк икәнен сез белә идегезме? Я булмаса коры бозның җылытканда 800 тапкырга киңәя алганын?
Менә шушындый мавыктыргыч, кызыклы фактлар «Татнефть»нең сәнәгый куркынычсызлык һәм хезмәтне саклау идарәсе һәм Цифрлы иҗат академиясенең «Куркынычсызлык мәктәбе» белем бирү программасы кысаларында оештырылган танып-белү чарасының нигезе булды. Куркынычсызлыгыбызның мөһим аспектларына багышланган әлеге күркәм чара Компаниянең «Солнечный» балалар сәламәтләндерү лагеренда үтте.
Үсеш өчен киңлек
«Татнефть» лагерьларында көзге сменалар узды. Ял вакытларын күңелле һәм мавыктыргыч итеп уздыру өчен, әйтик, «Солнечный»да республиканың төрле почмакларыннан 150 дән артык бала җыелган иде. Алар өчен бай эчтәлекле программа әзерләнгән: традицион лингвистик юнәлештән тыш күп кенә иҗади, спорт һәм танып-белү чаралары.
«Куркынычсызлык мәктәбе» белем бирү проекты иң якты һәм иң истә калырлык проектларның берсе булгандыр. Балалар электр һәм янгын куркынычсызлыгы, беренче ярдәм күрсәтү принциплары турында белделәр. Чара электрның ничек эшләвен һәм токның нинди куркыныч тудыра алуын күрсәтүче мавыктыргыч күрсәтмә экспериментлардан башланып китте. Бармаклар розеткага эләккәндә, я булмаса кеше ялангач чыбыкларга кагылганда нәрсә булачагын инструкторлар бик аңлаешлы итеп күрсәтә алдылар. Практик экспериментлар балаларда чын кызыксыну уятты.
Янгын куркынычсызлыгы темасы да шактый мавыктыргыч булды. Балалар порошоклы һәм углекислоталы янгын сүндергечләрнең ничек эшләвен һәм алардан ничек дөрес файдаланырга икәнен белделәр. Ут белән эш иткәндә куркынычсызлык техникасына аеруча зур игътибар бирелде. Балалар янгыннан ничек сакланырга икәнен белделәр. Ә экспериментларда үзләре дә катнашу аларга бу хакта ишетеп белү генә түгел, катлаулы ситуацияләргә эләккәндә ничек эш итәргә кирәклеген практикада да күрергә мөмкинлек бирде.
Алган белемнәрне ныгыту өчен оештыручылар мавыктыргыч квиз әзерләгәннәр иде. Балалар фикер алышуларда актив катнаштылар һәм сораулар бирделәр, бу аларның куркынычсызлык темасы белән бик тә кызыксынуларын күрсәтте. Чарада катнашучылар һәм инструкторлар арасындагы үзара хезмәттәшлек ышаныч һәм кызыксынучанлык атмосферасы тудырды, бу балаларга күп нәрсәләргә өйрәнү белән беррәттән үз фикерләре һәм тәҗрибәләре белән уртаклашырга да мөмкинлек бирде.
«Мин беркайчан да ут сүндергечтән файдалана белү мөһим дип уйламый идем! Хәзер исә көтелмәгән хәл килеп чыкканда нәрсә эшләргә кирәклеген беләм һәм үземне ышанычлырак хис итәчәкмен», – дип билгеләп үтте 7 яшьлек Тимур Архипов.
Куркынычсызлык культурасына өйрәтү
«Куркынычсызлык мәктәбе» белем бирү программасы эшләнеп бетү процессында һәм ул тиздән 12 мөһим тема буенча укыту әсбапларын, шулай ук аларны өйрәнү һәм алган белемнәрне ныгыту өчен квестлар, уеннар һәм мультфильмнарны үз эченә алачак. Моннан тыш, балалар алган белемнәрен интерактив биремнәрне чишү юлы белән тикшерү мөмкинлеге бирәчәк чат-бот белән дә хезмәттәшлек итә алачаклар.
«Без укуны бай мәгълүматлы гына түгел, мавыктыргыч та итәргә омтылабыз», – дип сөйли «Диджитал Академия» җитәкчесе Фәйрүзә Дмитриева.
Проект командасы балаларга якын булып, аларга куркынычсызлык турындагы мәгълүматны яхшырак кабул итәргә ярдәм итәчәк персонажлар концепциясе өстендә эшли.
«Без балаларның яңа белем алуларын гына түгел, ә аларны реаль тормышта кулланырга өйрәнүләрен дә телибез, – ди Фәйрүзә Дмитриева. – Балалар үзләрен ышанычлы һәм куркынычсыз хис итә алырлык шартлар тудырабыз, һәм бу безнең төп өстенлегебез булып тора». Мондый алым балаларга мәгълүматны җиткерергә генә түгел, ә аларда үз эш-гамәлләренә ышаныч формалаштырырга да мөмкинлек бирә, көтелмәгән ситуацияләрдә бу бигрәк тә мөһим.
Белем бирү проекты, кече яшьтән башлап, җәмгыятьтә куркынычсызлык культурасын булдыруга мөһим адым булып тора. Ул балаларның потенциаль куркыныч хәлләр турында белеп кенә калмыйча, аларны ничек булдырмаска һәм гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта нишләргә икәнен дә аңлавына юнәлдерелгән. Мондый инициативалар үсеш алырга тиеш, бу бик мөһим, чөнки куркынычсызлык – ул белемнәр генә түгел, ә аларны практикада куллана белү дә. Оештыручыларның планнарында – «Куркынычсызлык мәктәбе»н Компаниянең барлык лагерьларында да үткәрү.
Розалия Галиуллина
Фото Наиля Гатауллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа