Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт районында яшәүчеләр суүткәргеч системасын төзәтү өчен акча җыйганнар

1962 елда төзелгән башня яраксыз хәлгә килгән.

Әлмәт районының Яңа Кәшер авылы халкы берничә ел үзара салым программасында катнаша. Узган ел алар алынган акчаларны сарыф итмәскә, ә суүткәргеч системасын җыярга һәм тәртипкә китерергә карар кылганнар. Аның озынлыгы 28 км га җитә. Авыл халкы, дәүләт акчаларын һәм халыкныкын да кертеп (елына якынча 400 мең), дүрт миллион сумга якын акча җыя алган, дип ачыклык кертә җирле хакимият вәкилләре. Торак пункт башлыгы Лилия Гыйниятуллина әйтүенчә, башняны 1962 елда төзегәннәр. 2006 елда бочкасын алыштырганнар. Хәзер ул яраксыз хәлгә килгән.

 Үзара салымнан алынган акчаларны су белән тәэмин итү башнясын алыштыруга тотарга ниятлиләр. Моннан тыш, ике километрдан артык озынлыктагы линиядә металл элементларны пластик элементларга алыштырачаклар. Шулай ук су скважинасы өчен яңа насос сатып алу планлаштырыла. Эшләрне декабрьгә төгәлләргә ниятлиләр.

 

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте видеосыннан скриншот

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса