Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт район башлыгы Тимур Нагуманов кышкы сезонга әзерлек турында искәртте

Район башлыгы ассызыклаганча, техника һәм юл хезмәтләре хәзер үк әзер булырга тиеш.

«Тыныч, җылы көз, әмма синоптиклар фаразлавынча, ноябрьдә үк салкыннар һәм бозлавыклар көтелә. Димәк, юл төзүчеләрнең кышкы сезонга әзерлеген тагын бер кат исегезгә төшерәм», - диде Тимур Нагуманов.

Район башлыгы ассызыклаганча, техника һәм юл хезмәтләре хәзер үк әзер булырга тиеш. Кинәт кар яуган очракта техника һәм коммуналь хезмәтләр реакциягә әзер булырга тиеш.

«Әгәр хәзер кар яуса, без техниканы чыгарырга тиеш. Иртәгә түгел, берсекөнгә түгел. Әзерлек хәзер, бүген булырга тиеш. Әгәр кайдадыр проблемалар бар икән, киләчәктә сораулар тумасын өчен, аларны агымдагы атна дәвамында хәл итәргә кирәк», — дип ассызыклады район башлыгы.

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса