Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә төп Яңа ел чыршысын һәм урам шугалагын монтажлауга керештеләр

Әлмәттә Яңа елга әзерлек башланды.

Нефтьчеләр мәйданында эшчеләр шәһәрнең төп чыршысын монтажлауга керештеләр. Җыюны нигездән башладылар: фундамент блоклары һәм аскы металл каркасын урнаштырдылар.Әлмәт районы матбугат хезмәтендә хәбәр итүенчә, Яңа ел символы биеклеге 22 метр тәшкил итәчәк.

Нефтьчеләр мәйданындагы шугалак шәһәрнең чын визит карточкасына әйләнде инде, ул йөзләгән кышкы күңел ачуларны яратучыларны җәлеп итә. Узган ел гына да анда 24 меңнән артык кеше булган. Шугалакны монтажлау эшләре дә тулы куәтенә бара. Шугалак үз эшен ноябрь ахырында ук башлар дип планлаштырыла. Боз кояшлы көннәрдә дә эремәсен өчен, белгечләр суыту процессына ныклап уйладылар. Махсус айс-матлар буенча 11 тонна этиленгликоль йөриячәк, аның температурасын шугалак янында урнаштырылган ике куәтле суыткыч тотып торачак. Мондый система һава температурасы +10 градуска кадәр булганда мәйданчыкның эшен саклап калырга мөмкинлек бирәчәк.

 

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса