Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда урам сәүдәсе өчен штрафларны арттырырга планлаштыралар

Җәза катгыйлана.

Татарстан Дәүләт Советына урамда сәүдә иткән һәм билгесез урыннарда күңел ачулар оештырган өчен җәзаны катгыйландыру турындагы закон проектын керттеләр. Документ республика парламенты сайтында чыкты.

Җәзаны катгыйландыру зарурлыгы гамәлдәге штрафларның «зур булмавы» белән аңлатыла, ә бу, үз чиратында, «хокук бозучыларга тиешле йогынты ясамый».

Билгесез урыннарда күңел ачу хезмәте күрсәткән өчен штрафны гражданнар өчен 3 меңнән 4 мең сумга кадәр, вазифаи затлар өчен — 10 меңнән 40 мең сумга кадәр, юридик затлар өчен 50 меңнән 250 мең сумга кадәр арттыру тәкъдим ителә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса