Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттән махсус хәрби операция зонасына ике мотоцикл җибәрделәр

Шәһәр активы 430 нчы полк сугышчылары соравы буенча барысын да алды.

Әлмәттән махсус хәрби операция  зонасына гуманитар йөкнең чираттагы партиясен җибәрделәр. Шәһәр активы 430 нчы полк сугышчылары соравы буенча барысын да сатып алган: инженерлык җиһазлары, оргтехника, офис урындыклары, канцелярия, техника өчен запас частьләр һәм майлау материаллары. Шулай ук Әлмәттән зур посылкага ике мотоцикл кергән. Ә тагын хәрбиләргә исемле посылкалар тапшырачаклар. Әлеге эштә студент-волонтерлар ярдәм итте.

«Тартмалар җиңел иде. Сугышчыларга ярдәм итү безгә ошады. Алла сакласын, өйләренә исән-сау кайтсыннар», - диде волонтер Тимур Тямганов.

Узган атна ахырында икенче машина 56 нчы Һава-десант полкына китте. Зур посылка азык-төлек продуктларыннан, шешәләргә салынган судан, кием-салымнан, масксетлардан һәм окоп шәмнәреннән торган. Чылбырлы платформаларны да төяделәр. Шулай ук сугышчыларга исемле посылкалар да җибәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса