Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә «Кайгырту» идарәсендә 300 ятим һәм әти-әни тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар исәптә тора

Ятимнәрнең ачыдыр күз яшьләре, ә бер елмаюлары дөнья бәясенә тиң.

Тормышта төрле хәлләр була: кемдер аналык хисләренең тәмен дә тоярга өлгермәгән килеш сабыен бала тудыру йортында калдырып чыгып китә, ә кемнәрдер начар юлга басып, дөньяда сабые барлыгын онытып, кәеф-сафа корып яши һәм ахырда тормыш баткаклыгына төшеп югала. Мондый очракларның арта баруы турында көн дә ишетеп-күреп торабыз. Ата-аналар тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны саклауда һәм яклауда ярдәм кирәк булганда әлмәтлеләр «Кайгырту» («Опека») үзәгенә килә. Әлеге учреждениенең эшчәнлеге турында узган дүшәмбе киңәшмәсендә үзәк җитәкчесе Маргарита Шәмсуллина чыгыш ясады. Ул Әлмәт җирлегендә тормыш хәлләре авыр булган гаиләләргә һәм балаларга аерым ярдәм күрсәтү, гаилә һәм балалар мәнфәгатьләрен һәм аларның законлы хокукларын тормышка ашыру турында сөйләде.

Җитәкче хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә «Кайгырту» идарәсендә 300 ятим һәм әти-әни тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар исәптә тора, шуларның 247 се 189 опекун гаиләсендә яши. 53 баланы 24 гаилә тәрбиягә алган, 40 бала исә Әлмәт балалар йортында гомер кичерә. Агымдагы ел башыннан гына да ятим һәм әти-әниләре тәрбиясеннән мәхрүм калган 31 бала ачыкланган. 2022 елда мондый балаларның саны 18 булса, узган ел 19 бала тәшкил иткән.

Ятим һәм әти-әни тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны торак белән тәэмин итү – бу өлкәдә булган төп бурычларның берс. Әлмәт районында фатир алуга 196 кеше чиратта тора, шуларның 57 се – яшьләре унсигезгә җиткән һәм аннан артыграк булган ятим балалар. Узган елны шундый 16 бала фатир белән тәэмин ителгән булган инде. Алар өчен торак Казанда, Чистайда бүлеп бирелгән.

Ата-ана хокукыннан мәхрүм итү – иң соңгы чиктәге чараларның берсе. Кызганыч, ләкин соңгы елларда әлеге чарага дучар ителүчеләр саны арта төшкән. Агымдагы елда гына да бу уңайдан 13 суд утырышы булып узган. 8 гаилә ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән, тагын 4 гаиләгә кисәтү ясалган.

Соңгы елларда тәрбиягә бала алучылар артса да, ятимнәр саны кимеми шул. Димәк, җәмгыятьтә гаилә кыйммәтләрен үстерүгә игътибар җитенкерәми. Яшерен-батырын түгел, яшь буынның күпчелеге киләчәктә үзләрен әти-әни ролендә бөтенләй күрми. Аларның дөньяга китергән сабыйларын башкалар тәрбиягә ала. Гөнаһсыз ятим баланы үз канат астына сыендыручы изге җаннар күбрәк булсын иде дип кенә теләргә кала. Дәүләт ярдәменнән генә ташламасын. 2024 елда үз гаиләләренә чит балаларны алган гражданнарга матди ярдәм күрсәтү күләме бераз арта төшүе дә күңелне җылыта. Бер тапкыр бирелә торган түләү пособиесе бүгенге көндә 22 000 сум тәшкил итә. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга 10907 сум түләү каралган. Бу узган елгы түләү күләме белән чагыштырганда 400 сумга күбрәк. Мәктәп укучыларына исә 12387 сум (2023 ел белән чагыштырганда 388 сумга күбрәк) каралган. Яшерен-батырын түгел, балалар йортында ничек кенә яхшы булмасын, өйдә балаларга күпкә рәхәтрәк инде. Динебездә дә ятим бала тәрбияләүгә зур урын бирелә. Ятимнәрне тәрбияләүче кешеләргә Пәйгамбәребез (с.г.в.) дә бик олы әҗерләр вәгъдә иткән: «Кем ятимне карый, аңа Аллаһы Тәгалә җәннәтен тиешле (ваҗиб) итте». Икенче бер хәдисендә ятимне караучыга: «Дөреслектә, җәннәттә бер йорт бар, ул йорт Шатлык йорты дип йөртелә, ул йортка беркем дә кермәячәк, бары тик мөэмин ятимнәрне шатландыручылар гына керә алачаклар», – дигән. Уйланырга җирлек бар.

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса