Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә 7 спорт мәйданчыгын ремонтлауга керештеләр

Район башлыгы Тимур Нагуманов инициативасы белән спорт мәйданчыкларын ремонтлауга акча бүлеп бирелде.

Сатулар үткәрелгән, подрядчы билгеләнгән, ул инде эшкә керешкән. Хәзерге вакытта яктыртуны яңарту эшләре алып барыла. Аннары өслекләрне һәм киртәләрне алыштыруга керешәчәкләр. Спорт мәйданчыклары түбәндәге адреслар буенча яңартылачак:

• Төзүчеләр пр., 9б

• Совет ур., 153-155

• Бигәш ур., 131

• Ленин ур., 123

• Тынычлык ур., 5

• Сөләйманова ур., 5,7

• Тельман ур., 51

Эшләрне быел төгәлләү планлаштырыла.

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса