Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә монополиягә каршы федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе вәкилләре кабул итәчәк

Районга ведомство җитәкчесе урынбасары Андрей Розенталь киләчәк.

Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең район территориясенә визиты 2024 елның 17 сентябрендә булачак. Муниципаль районга ведомство җитәкчесе урынбасары Андрей Розенталь киләчәк. Традиция буенча муниципаль район территориясендә район җитәкчелеге белән эшлекле очрашулар, мәктәптә ачык дәрес, гражданнарны кабул итү, сәнәгать мәйданчыгына яисә предприятиегә бару булачак.

Гражданнар һәм бизнес-бергәлек вәкилләре район хакимиятендә Әлмәт шәһәре, Ленин урамы, 39нчы йорт адресы буенча кабул ителәчәк. (217 кб 13.30 сәг.), шулай ук кабул итүгә Әлмәт районы администрациясе аша язылырга мөмкин (+7 (8553)-39-01-09, e-mail: Priemnay.ekonomiki@tatar.ru) яисә Россия Федераль монополиягә каршы хезмәтенең Татарстан идарәсе матбугат хезмәте 8-917-886-15-58, e-mail телефоны буенча: tatarstanskoe.ufas@yandex.ru (элемтә өчен: матбугат сәркатибе Окимова Оксана Александровна).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса