Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт районында сайлауларда катнашучылар саны 71,6% тәшкил итте

8 сентябрьдә бердәм тавыш бирү көне узды.

8 сентябрьдә җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлау булды. Әлмәт районында катнашучылар саны 71,6% тәшкил итте. Башлангыч нәтиҗәләр буенча, тулаем республика буенча сайлаучыларның 76,7% ы «Бердәм Россия» партиясе өчен, 10,5%ы - КПРФ өчен, 4,4%ы - ЛДПР өчен, 4,2% - «Новые люди» партиясе өчен һәм 3,2%ы «Справедливая Россия — Патриоты — За правду» партиясе өчен тавыш биргән. Бу хакта район башлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Рәсми нәтиҗәләр Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе тарафыннан соңрак игълан ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса