Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә 2024 ел ахырына кадәр тагын 3444 яктырткычны алыштырырга планлаштыралар

«Гелиос» автоматлаштырылган системасының 175 шкафын урнаштырылган.

Әлмәттә 2024 ел ахырына кадәр тагын 3444 яктырткычны алыштырырга планлаштыралар. Бу хакта район башлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. «Светсервис» хезмәткәрләре инде 3528 иске приборны алыштырганнар. Шуның нәтиҗәсендә шәһәр урамнарында заманча ут диодлары барлыкка килде. Шулай ук «Гелиос»тышкы яктырту белән идарә итүнең автоматлаштырылган системасының 175 шкафын урнаштырдылар. Алар челтәрләрнең торышын контрольдә тота.

 «ТР торак пунктларында урамнарны яктырту челтәрләрен торгызу» республика программасы буенча Әлмәт районының 13 торак пунктында 296 яктырткыч, җиде идарә щиты һәм 18,7 мең метрдан артык СИП-кабель алыштырылды һәм урнаштырылды. «Безнең ишегалды» республика программасы буенча шәһәрдә 432 яктырткыч һәм Әлмәт районының 13 торак пунктында 53 яктырткыч алмаштырылды», — дип яза Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте.

Моннан тыш,  Тихоновка авылы мәктәбендә газ куллану челтәрләрен капиталь ремонтлап бетергәннәр һәм казаннарны алыштырганнар. Шулай ук шәһәр фонтаннарын консервацияләү һәм аларга хезмәт күрсәтү буенча комплекслы чаралар үткәрелде.

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса