Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә ярыммарафонга ярдәм итүнең иң яхшы төркемнәрен бүләкләделәр

Ярыммарафонның төп үзенчәлеге җанатарларның ярдәме иде.

 

7 сентябрьдә Әлмәттә «Татнефть Әлмәт ярыммарафоны 2024» узды. Иң массакүләм йөгерештә беренчеләрдән булып, 5 меңнән артык укучы старт алды, алар 1,6 км дистанцияне үттеләр һәм беләзекләр алдылар. Креатив Процесслар фабрикасы янында йөгерүдә катнашучылар үз беләзекләрен һәм пластик капкачларын фирма брендлы рюкзакка алыштыра алды. Квестның ике этабын да узган һәм ике беләзек алган меңләгән спорт сөючеләр аларны күңелле бонуска алыштырганнар. Ярыммарафонның төп фишкасы җанатарларның ярдәме иде. Һәр 100 метр саен спортчыларны биюләр, җырлар, концерт номерлары һәм сыйлар белән дәртләндереп тордылар. Быел шәһәрдә 100 музыкаль ярдәм ноктасы оештырылган иде.

«Бәхетле Әлмәт» фестивале кысаларында район башлыгы «Ярдәм ноктасы» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде. - Без сезнең белән бергә бик югары дәрәҗәдә, җәйге спорт сезонын кульминацион төгәлләдек.  9 нчы ярыммарафон рекордлы санда спорт сөючеләрне җыйды һәм бүген бу бәйрәм турында илебезнең барлык почмакларында сөйлиләр. Беренче чиратта, сезнең аркада без кунакларыбызны, ярыммарафонда катнашучыларны сөендерә алдык, онытылмаслык бәйрәм рухы тудыра алдык. Сәламәт яшәү рәвешен һәм туган шәһәрегезне яратуыгыз өчен рәхмәт, - дип мөрәҗәгать итте Тимур Нагуманов аларга.

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса