Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сайлау көнендә әлмәтле 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Аны бәйрәме белән район башлыгы котлады.

Тавыш бирү көнендә Әлмәттә яшәүче Әлфинур Хуҗәхмәтова 95 яшен билгеләп үтте. Ул тыл хезмәтчәне, Бөек Ватан сугышында катнашучының һәм Әлмәт районының Мактаулы гражданинының тол хатыны, хезмәт ветераны.

Әлфинур Хуҗәхмәтова 8 сентябрьдә Байлар Сабасы авылында урманчы һәм колхозчы гаиләсендә туа. Ир белән хатынның 8 баласы була, моннан тыш алар сугышка эвакуацияләнгән ике кыз тәрбиялиләр. Әлфинур Хуҗахмәтова педучилищены тәмамлаган. Ире белән 61 ел бергә яшиләр, өч ул үстерәләр. Әлмәткә 65нче елда киләләр, ул балалар бакчасында тәрбияче булып эшли, аннары мөдир була.

Бүген аны район башлыгы Тимур Нагуманов котлады.

«Үземә үзем әзерлим. Күршемне дә сыйлыйм һәм ул да миңа булыша. Ә болай үземне үзем карыйм. Мин үземне яхшы хис итәм. Үткәннәрне  искә төшерәм. Начарлыкның һәрвакыт хәерле ахыры була», - диде Әлфинур Хуҗәхмәтова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса