Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Соңгы 8 айда Әлмәт районы юлларында балалар һәм яшүсмерләр катнашында 8 юл-транспорт һәлакәте булган

Статистика август-сентябрь айларында балаларның юлларда травма алу очраклары аеруча артуын күрсәтә.

Әлеге вакытта яшүсмерләр озак каникул вакытына күнегеп, юл йөрү кагыйдәләрен оныта башлыйлар, юлларда кагыйдәләрне үтәмәү сәбәпле, һәлакәтләргә юлыгулар ешая. Бу фактны исәпкә алып яңа уку елы башлану белән юл куркынычсызлыгы чараларына аеруча зур игътибар бирелә башлый. ЮХИДИ бүлеге ел да бу чорда «Игътибар – балалар!» ункөнлеген башлап җибәрә, инспекторлар мәктәпләргә чыгып, балалар белән профилактик чаралар үткәрә башлыйлар. Әлеге акциянең төп максаты – балалар катнашында килеп чыккан юл фаҗигаләре санын киметү. Профилактик чара барышында юл йөрү кагыйдәләрен бозучы балалар аеруча катгый контрольгә алына. ЮХИДИ инспекторлары тарафыннан рейдлар үткәрелеп, юл аркылы тиешсез җирдән чыккан, велосипедта, самокатта тиешсез урыннарда йөргән укучыларга махус карточкалар тутырылып, мәктәпләргә җибәрелә. Шулай ук тиешле тизлекне сакламаучы, җәяүлеләргә юл бирмәүче, балаларын махсус авто-урындыклар белән җиһазландырмаган килеш юлга чыккан шоферларга да катгый таләпләр куела.

Саннарга күз салсак, соңгы 8 айда Әлмәт районы юлларында балалар һәм яшүсмерләр катнашында 8 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 12 бала имгәнгән. Бәхеткә, үлүчеләр юк. Балаларыбызны фаҗигаләрдән саклап калу иң беренче чиратта әти-әниләрнең төп бурычы, шуңа күрә дә алар үз балаларының иминлегенә җитди карарга тиешләр. Балалар катнашында юл-транспорт фаҗигаләренең күбесе юлны тиешле урында чыкмау, көтмәгәндә юлга йөгереп чыгу, светофор сигналларын санга сукмау аркасында килеп чыга. Бу уңайдан өлкәннәр балалары белән җитди аңлату эшләре алып барырга тиешләр.

– Юлларда җәяүлеләргә дә, машина йөртүчеләргә дә игътибарлы һәм сак булырга кирәк. Балаларны машинага утыртканда махсус утыргыч, куркынычсызлык каешын куллануны мәҗбүри итеп куярга, ә транспорт белән идарә иткәндә тиешле тизлекне сакларга кирәк. Әти-әниләр, балалар юл-транспорт травматизмын профилактикалауга юнәлдерелгән чараларда актив катнашыгыз. Үсеп килүче буын иминлегенә битараф булмагыз. Барчагызга имин юллар телибез, - дип искәртә Әлмәт ЮХИДИ инспекторлары.

 

 

Резеда Исмәгыйлева

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса