Әлмәт таңнары

60 яшьлек хатын-кыз фатир алырга ярдәм итәм дип кешеләрне алдаган

Чаллыда социаль ипотека буенча фатир алырга ярдәм итәм дип 60 яшьлек бар хатын-кыз кешеләрне алдап, кесәсен калынайтырга уйлаган.

Ул соңгы ике елда фатирлы булырга теләүчеләрдән шул рәвешчә 500 мең сумнан артык акча алган. Зыян күрүчеләрнең икесе торак шартларын яхшыртуга өметләнеп, аңа 280 меңәр сум биргән. Алар акча керткән предприятиенең шикле булуына соңрак төшенгәннәр. Аларны алдаган 60 яшьлек ханым ике ел элек шуның ише "махинациясе" өчен җинаять җаваплылыгына тартылган булган. Ул чакта ул кылган гамәленә үкенгән һәм акчаларны кире кайтарып биргән булган. Суд аңа җинаятьне штраф рәвешендә генә биргән.

Реклама

Быел полициягә кабат алданган кешеләр мөрәҗәгать итә башлаган. Танышларына ул күчемсез милек белән эш итүе һәм ипотека кредиты программасында катнашуның барлык серләрен белүе хакында сөйләгән. Тиздән аның хезмәтләреннән файдаланырга теләүчеләр дә күренә башлаган. Мошенник аларга сайлаган торакның 15 проценты күләмендә беренче взнос кертергә кирәклеген әйткән. Шулай итеп, риэлтор 560 мең сумга ия булган. Ә инде фатир алыр чак җиткәч, 60 яшьлек ханым фатирлар әзер түгел әле, тагын акча кертергә кирәк дип белдергән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: