Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

60 млн урлаган инкассатор турында мәгълүмат җиткерүчегә “Сбербанк” 1 млн сум акча вәгъдә итә

Хәзерге вакытта Игорь Богаченконы Татарстанда һәм күрше республикаларда эзлиләр.

"Сбербанк" егет хакында мәгълүмат җиткерүчегә 1 млн сум акча бирергә әзер.

Игорьның кайда яшеренеп ятуы турында нинди дә булса мәгълүмат белүчеләр аноним рәвештә 02, 052 телефоннары буенча да шалтырата ала.

Вакыйга Яшел Үзәндә сәгать 11 ләр тирәсендә була. Ир-ат исәпләү-касса үзәгеннән чыгып, хезмәттәшләренә салонны бушатырга куша. Бу гына да түгел, берсенең аягына коралдан ата. Игорь Богаченко "Фольксваген" машинасын үзе яшәгән йорттан ерак булмаган гараж комплексында калдырган иде. 60 миллион сумның бер өлеше табылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса