Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

60 млн акча урлаган инкассатор турында экстрасенс: “Аны үзенекеләр үтерергә мөмкин”

«Битва экстрасенсов» финалисткасы Алсу Газимзянова җинаятьчеләрнең бишәү булуын һәм аларның урлашуга 3 ай әзерләнүләрен әйтә.

Туганнары бу хакта берни дә белмәгән.

- Акчаларны күптән Татарстаннан читкә чыгарганнар, әмма әле алар Россиядә. Йөкне, мөгаен, фурада алып чыкканнардыр. Вакыйгада өч машина - ике җиңел, тагын "Газель", я минивэн кулланылган булырга тиеш. Җинаятьчеләрне табачаклар, ләкин барысын да түгел. Берсенең мәете генә табылыр, мөгаен, - дип саный Алсу. - Әле җинаятьчеләр исән. Ил буенча алар бергәләп хәрәкәт итми, бүленеп йөри.

Алсу әлеге җинаятьнең 3 ай эчендә ачылачагын фаразлый. Якын көннәрдә яңа мәгълүмат билгеле булачак һәм шуның аша каракларның эзләренә төшәргә тиешләр икән.

- Игорь кылган гамәле өчен бик борчыла һәм бирелергә тели кебек тоела. Аның фотосыннан төшенкелек энергиясе тоям. Ул бу эштә башкаручы гына, оештыручы түгел. Аны үзенекеләр үтерергә мөмкин, - ди Алсу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса