Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда 6 мең яшь гаилә социаль ипотека буенча торак ала алачак

Ярдәм чарасыннан ир белән хатынның яше 35тән артмаган гаиләләр файдалана ала.

Татарстанда 6 мең яшь гаилә социаль ипотека программасы буенча торак ала алачак. Бу хакта «Татар-информ» МА ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

"Тиешле карар Республика Президенты кушуы буенча Министрлар Кабинеты тарафыннан имзаланды", – дип аңлатты агентлык әңгәмәдәше.

"Рөстәм Миңнеханов яшьләргә, бигрәк тә катлаулы икътисадый вәзгыять шартларында, системалы ярдәм күрсәтүнең мөһимлегенә игътибар итте", – дип ассызыклады Галимова.

Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең тиешле карарыннан күренгәнчә, ярдәм чарасыннан ир белән хатынның яше 35тән артмаган гаиләләр файдалана ала.

«Без бу чара демографик хәлне яхшыртуга да, республиканың шәһәр һәм районнарында яшь белгечләрне беркетүгә дә ярдәм итәр дип өметләнәбез», – дип билгеләп үтте Татарстан Президенты бүген узган киңәшмә барышында.

Элегрәк «Татар-информ» МА республикада социаль ипотека буенча беренчел кертемнең күләме ике тапкырга кимүен хәбәр иткән иде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса