Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт сусаклагычы янында кофейня барлыкка киләчәк, душ һәм фонтаннар җиһазландырылачак

Территориядә күп функцияле пляж зонасы булдырылачак.

Әлмәт шәһәр сусаклагычында тулы канлы күп функцияле пляж зонасы булдырылачак. Биредә душ бүлмәләре, чишенү бүлмәләре, эчү фонтаннары җиһазландырыла, шулай ук кофейня барлыкка киләчәк. Бу су янында ял итүне тагын да уңайлырак итәчәк, дип хәбәр итте район башлыгы Тимур Нагуманов үзенең телеграм-каналында.

«Параллель рәвештә сулык буйлап, бөтен яр буе территориясен үстерү стратегиясен эшлибез, бу шәһәрдә иң озын велосипед һәм йөгерү маршрутын булдырырга мөмкинлек бирәчәк», - диде район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса