Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт гараж амнистиясе буенча объектларны теркәү буенча лидерлар рәтендә

Нефть шәһәрен Казан һәм Яр Чаллы узып китте.

Өч ел Татарстанда гараж амнистиясе гамәлдә. Бу вакыт эчендә Әлмәттә 2769 объект теркәлгән: гаражлар һәм җир кишәрлекләре. Республикада 2021 елның 1 сентябреннән барлыгы 6834 гараж һәм 9235 җир кишәрлеге рәсмиләштерелде. Бу хакта «Татар-информ» ТР буенча Росреестр идарәсенә сылтама белән яза.

«Гараж амнистиясе  башланганнан бирле Татарстан Росреестры 16 меңнән артык күчемсез милек объектын теркәгән. Әлеге законның инде өч ел гамәлдә булуына карамастан, татарстанлылар аннан актив файдалануны дәвам итәләр — гаражларга һәм  җирләргә милекне рәсмиләштерү өчен документлар санын кыскарткан механизмны, шулай ук процедураларны үтү чыгымнарын кулланалар», — диде  ТР буенча Росреестр җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова. 

Гараж амнистиясе кооперативларда һәм ширкәтләрдә урнашкан гаражларны (капиталь һәм капиталь булмаган; бер катлы, торак урыннары булмаган) теркәргә мөмкинлек бирә. Төзелеш булган җир дәүләтнеке яки муниципаль булырга тиеш. Бу канун тәэсире астына күпкатлы йортлар һәм офис комплекслары янындагы гаражлар, шулай ук РФ шәһәр төзелеше кодексы үз көченә кергәннән соң төзелгән гаражлар эләкми.  Гараж амнистиясе турындагы канун 2026 елның 1 сентябренә кадәр гамәлдә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса