Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагумановның 30 август белән котлавы

Хөрмәтле Әлмәт шәһәре һәм районы халкы, нефть башкаласы кунаклары!

Республиканың төп бәйрәме-Татарстан Республикасы көне белән ихлас котлауларны кабул итегез!

Бу тантана, яшькә, милләткә, дини һәм сәяси карашларга карамастан, барыбызны да берләштерә. Республикабызның үсеше, уңышы һәм чәчәк атуы нәкъ менә шунда. Безнең Әлмәт районы бөтен Татарстан белән бер ритмда яши һәм үсә.

Бер-беребезне аңлап һәм  ярдәм итеп, без масштаблы проектларны гамәлгә ашырабыз һәм югары нәтиҗәләргә ирешәбез. Бүген безнең алда тагын да амбициоз бурычлар тора. Ышанам, без уйлаганнарның барысын да башкара алырбыз. Безнең төп байлыгыбыз – шәһәребезне, районыбызны тагын да матуррак, җәлеп итүчәнрәк, уңайлырак итү идеяләре һәм омтылышлары белән янган  Әлмәт халкы.

Бу бәйрәм көнендә барлык хезмәт коллективларына, һәркайсыгызга хезмәт сөючәнлегегез, туган республикагызга һәм районыгызга ихлас мәхәббәтегез өчен рәхмәт белдерәм. Сезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек телим!
 
 
Әлмәт муниципаль районы башлыгы,
Тимур Нагуманов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса